Җылы киләме? Татарстанда кышка әзерләнәләр
Урамда бераз салкынайтуга халык әнә шул сорауны кабатлый. Эсседә – салкын, көзен җылы көтәбез. Ул яктан шәхси җылылык казаннары булган кешеләргә рәхәт ичмасам. Телисең икән – җәй уртасында җылыны куш, теләмәсәң – бөтенләй сүндереп куй. Ә менә үзәктән җылытыла торган йортта яшәүчеләргә көтмичә булмый.
Хәер, элегрәк урамда биш көн рәттән 8 градус җылы торса, йортлар җылытыла башлый иде. Хәзер мондый таләп юк икән. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
– Татарстанның 28 районында җылы бирү сезоны башланды. Узган ел да без 25 сентябрь көнне җылы биргәнбез. Ул майның 18ендә туктатылган. 235 көн халыкны җылылык белән тәэмин иттек. Сезон тәмамлануга, киләсенә әзерләнә башлыйбыз. Узган кыш җылылык челтәрендә авария булды. Биш көн буе кимчелекләрне бетерергә туры килде. Шөкер, халык җылысыз интекмәде, – ди министр.
Республиканың күп кенә районнарында яңа җылылык станцияләре сафка баскан. Зәй, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә, Казан халкы быел туңмаячак! Тагын бер яңалык – министрлык бурычлыларны да кыерсытмый.
“Без бөтен йортларга җылы бирәбез. Акчаны барлап алу идарәче оешмалар өстендә. Алар бурычны кире кайтаруның төрле юлларын эзләп таба. Әмма гади халык түләүләрне вакытында башкара, – ди Ирек Фәйзуллин. – Быел күп кенә шәһәрләрдә җылылык торбаларын алыштырдык. Зәйдәге җимерелгән йортта төзекләндерү эшләре тәмамлана инде. Ул йортта яшәүчеләр дә салкында өшемәс. Әгерҗе районында да яңа җылылык бирү системасы эшли башлады. Гомумән алганда, республика бу сезонга әзер”.
Җылыны яратсак та, аңа килгән түләү беркемне дә куандырмый. Узган елларда фатирда яшәүчеләр түләүне бер ел буена бүлеп башкара иде. Хәзер инде җылылык бирелгән айдан туктатылганга кадәрге вакытта кеше тоткан җылылык өчен акча түли. Шулай дисәк тә, исәп-хисап квитанциясендәге саннар бер дә сөендерми. Әле җылы бирергә дә өлгермәделәр, Казанда яшәүче берәүләргә 3 бүлмәле фатиры өчен 9 мең сумга түләү кәгазе килгән. Шуның алты меңе җылылык өчен, ди. Әлеге мөрәҗәгатьне министрга да җиткерделәр. Ә ул исә бу хәлне ачыкларга вәгъдә бирде. Брифингта субсидия мәсьәләсен дә күтәрделәр. Ирек Фәйзуллин, җылылык өчен бу ташлама бетсә дә, кайбер кешеләргә адреслы ярдәм булып бара торган өлеше калды, ди. “Элек ташламаны тулысынча исәпләсәләр, хәзер ул башкачарак эшләнә. Моның өчен һәркем үзе яшәгән районында урнашкан социаль яклау бүлегенә барсын иде. Шунысын да онытмагыз – документларны дөрес итеп тутырырга кирәк”, – ди ул.
Күпфатирлы йортлардагы җылылыкны һава торшын җайлаучы төймәләр куеп көйләп торалар. Кайбер кешеләр бу төймәне мактый үзе, ә менә кемгәдер ошап бетми икән. Министрга бу хакта да җиткерделәр. “Йорттагы җылылыкны арттырабыз дип һава көйләгеч куйганнар иде. Киресенчә эшли башлады ул. Җылытасы урынга суыта”, – диләр. Министр бу очракта да ярдәм итәргә ышандырды. “Монда гаеп, мөгаен, дөрес тоташтырмауда гынадыр”, – диде ул.
Казанда берничә заводның үз җылылык казаны бар. Казан сөт комбинатының тулай торагында яшәгәндә, безгә мондый хезмәт күрсәткәннәр иде. Моның да ике ягы бар. Беренчесе – бүлмәләр җылы, хәтта кыш көннәрендә тәрәзәләр ачык тора иде. Кайнар су ел әйләнәсендә туктап тормады. Әмма икенче ягы – түләү күп килә иде. 18 кв метрлы бүлмә өчен 2009 елларда 3 мең сум акча түләдек. Мондый казаннар Казанда гына түгел, Алабугада да бар икән. “Әлегә без аларга тимибез. Барысы да бу сезонга әзер. Киләсе елга, бәлки, без аларга хезмәт күрсәтә башларбыз”, – ди министр.
Республика халкын җылыга бәя арту-артмау да борчый. “ВТ” кайнар линиясенә дә бу хакта күп кенә сораулар килә. Министр, җылылыкка бәя 4 процентка артырга мөмкин, ди. Сер түгел, түләвен дә түләп, җылыга тилмерүчеләр дә бар. Республикада җылылык буенча 8(843) 231-14-10, 292-10-10 кайнар линия телефоннары эшләячәк.
Фото:архив/Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев