Ышаныргамы сиңа, сум, юкмы?
Икътисадый хәбәрләрне күзәтеп баручылар бер нәрсәгә игътибар итмичә кала алмыйлар: илнең икътисадый һәм сәяси җитәкчелеге сумның (рубль) югары курсы өчен әледән-әле борчылу галәмәтләре күрсәтәләр. Соңгы бер елга якын вакыт эчендә Россия валютасы түбәнгә очачак дигән фаразлар даими кабатланып торды, әмма сум, аларны адәм көлкесенә калдырып, бертуктаусыз ныгыды да ныгыды.
Әле үткән елның сентябрендә генә, Думага сайлаулар алдыннан, долларны 62-63 сумга сатып алып булганда, күрәзәче аналитиклар, сентбярь сайлавыннан соң рубль очсызланачак, аның курсы долларга карата 70-80 сумнарга җитәчәк, хәтта ел ахырына кадәр 125-150 сумлык долларны да күрәчәкбез дип ышандырдылар.
Сум, бу фаразларны тибеп екты да, долларга карата 56 сумга кадәр ныгыды. Аның болай мускуллар үстерүенә хәтта Кремль хуҗасы Путин да борчылу белдерде, чөнки сумның куәте бюджетны көчсезләндерә, чимал экспортлаучыларның табышын киметә. Бер-ике ел элек кенә акчасын саклыйм дип, долларны 65-70 сумга сатып алучылар да өзелеп-сагышланып сумның түбәнгә тәгәрәвен көтәләр. Бары тик супермаркетлар артында срогы чыкканга ташланган азык-төлекне чиратка басып көтүче фәкыйрь катлау гына нык сумга тыныч карый, чөнки сум яңадан валюта узышына чыкса, бәяләр кыйммәтләнеп, тамак ягы тагын да кысылачак. Россия телевидениесенең 1 каналы да халыкны акчаны экономияләү өчен чүплекләрдән тукланырга һәм киенергә чакыра дип әйтәләр, мондый чакта хәерче халык валютаның ашказанына кушаяклап тибүенә бер дә сөенмәячәк, билгеле. Бәяләр кыйммәтләнгән саен, азык-төлекне чүплеккә ташлаучылар да кимер дип уйлыйк. Әле монннан ике-өч ай элек кенә авылларга искергән икмәк китереп сатучы бизнес гөрли иде, ул тукталды. Авыл халкы исә, сату срогы чыккан арзанлы ипине терлекләргә генә түгел, үз табынына кую өчен дә сатып алырга өйрәнә башлаган иде.
Үткән атнада гына ил хөкүмәтенең рәсми органы "Российская газета" да "кыйммәтләнүче нефть сумны бары тик җәй башына тикле генә тотып торачак" дигән фараз бирде. Инде рәсми даирәләр дә рубльне тишеккә тибеп төшерергә вакыт җитте дип саныйлар һәм бу хакта ачыктан-ачык белдерәләр икән, аңа матәм маршын уйный башларга кирәктер, мөгаен. Тик шулай да бер нәрсәгә игътибар итми булмый: сум хәтта Финанс министрлыгын һәм Үзәк Банкны да тыңларга теләми соңгы айларда, ныгый да ныгый. Аның ныгуы, әлбәттә, Россия икътисадының ныгуы турында сөйләми. Бу илдә һаман да технологик товарлар җитештерергә өйрәнергә теләмиләр әле: нефть сатып тишек томалаудан башканы белмиләр. Сумны очсызландыру да алагаем зураеп баручы финанс тишеген томалау өчен кирәк.
Рус валютасының егәр җыюының өч төп сәбәбе бар. Беренчесе, дөньяда валюта сугышлары бара һәм көчәя. Дөньякүләм державалар, үз товарларына базарга юл ачылсын өчен, валюталарын очсызландырырга тырышалар. Американың яңа лидеры Трамп сәясәтенең, мәсәлән, төп уен карталарыннан берсе - долларны очсызландыру. Хәтерләгез әле: 2014 елның "кара сишәмбесе"ндә сум бөтенләй тишеккә төшеп батканда, Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина: "Сум очсызланмый, доллар кыйммәтләнә", - дип халыкны көлдергән иде. Бу юлы инде сум ныгымый, доллар очсызлана. Икенче сәбәп: нефтьнең чагыштырмача югары бәясе. Без күрәбез: нефть аска таба хәрәкәт итә башласа, рубль дә калтырый. Нефть хәрәкәте салмак булганга күрә генә, сумның дерелдәве дә җиңелчә генә. Өченче сәбәп: валюта базарында "сум куыгы" барлыкка килү. Чит ил инвесторлары, югары процентлар вәгъдә иткәнгә күрә, Россия Хөкүмәтенең сумлы облигацияләрен күпләп сатып алалар. Алыпсатарлар Европадан 1 процентлы кредит алалар да, аны Мәскәүнең 8-9 процентлы әҗәт кәгазьләренә алмаштыралар. Бу уен профессиональ финансчылар телендә инглиз термины carry trade (керри трейд) дип атала. Сум ныгыганда керри трейд схемасы буенча акча эшләү тагын да мавыктыргычрак була бара, сум тәгәри башласа, спекулянтлар барлык әҗәт кәгазьләрен берьюлы ташлап, процентлар ярдәмендә эшләп алган сумнарны долларга күчерергә тотыначаклар, куык шартлаячак. Дөрес, Үзәк Банк carry trade куыгы зур түгел дип ышандыра, әмма мәгълүматлы белгечләр куык кабаруның соңгы стадиясенә якынлаша һәм бик нык кабарды дип кисәтәләр. Шуңа күрә алдагы айларда яңа валюта паникасы башланса гаҗәпләнегә кирәкми. Бу дөньядагы, бигрәк тә Америкадагы икътисади һәм финанс хәле-торышына да нык бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев