Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җырчы Нурзадә: "Өемдә газ юк, ашарга пешерә алмыйм"

Популяр җырчы Нурзадәнең яңа йортка, яңа фатирга күчүе турында язган идек инде. Нурзадә ул вакытта йортларына әле дә газ кермәве хакында әйткән иде. Intertat.ru электрон газетасына билгеле булганча, Нурзадәдә әле дә газ юк.

"Озакламый туган көнем. Йортта газ булмагач, үткәрмәм дигән идем, аннары шашлык пешерергә булдым. Үткәрсәм дә, үткәрмәсәм дә, тугры дусларым барыбер котларга килә", - диде Нурзадә.

"Монда безнең шашлык-бум. Йорт ишегалдында халык шашлык пешерә, атна саен шашлык ашап торам", - дип сөйләде Нурзадә. Тавышындагы шатлык чаткылары Нурзадәнең бу тормыштан бик канәгать булуына ишарә иде. Шашлык кына ашап тору кешене бәхетле итә, әлбәттә.

Нурзадәгә туган көненә нәрсә теләргә икәнен беләсездер инде хәзер? Газ теләгез аңа!

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев