Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җырчы Иркә: «Кайттым авылга - әни ап-ак оннан кабартмалар пешереп куйган... Әгәр тазарам икән, үз-үзен карамый дип мине сүкмәгез, бу иремнең теләге”

Бу арада Төркиягә Татарстан җырчылары десанты төште. Иркә дә ял итеп кайтты. Шәп кәеф, яңа эшләргә көч-дәрт белән бергә ул, өч кило авырлык та ияртеп кайткан. Бу хакта ул үзенең "Инстаграм"дагы битенә язып куйган. Әмма өч бала әнисе Иркәдә артык килограммнар сизелми. "Интертат" хәбәрчесе җырчыдан бу "хәвефле" авырлык һәм өч...


-Корсакта ул минем май, - диде Иркә. - Башка бер җиремдә дә проблема юк. Әз генә авырлык җыям икән, барысы да корсакка чыга. Диета тотсаң, нишләсәң дә, бөтен җир ябыгып бетә - корсакны бетерү бик авыр. Тренер да әйтә, иң соңгы булып корсак бетә, ди.


Инде менә шул 3 килоны бетерү өстендә эшлим. Кайттым авылга, әни ап-ак оннан тәмле күмәчләр, кабартмалар пешереп куйган. Ашамасаң ачулана. Менә әле каймаклап, шикәрле чәйләр белән тәмләп кенә ашап куйдым шуларны. Бетерү өстендә менә шулай эшлим, 3 кило 13 килога әйләнмәсә ярый.


Әз генә тынычлык булса, авырлык "хутка китә". 7-8 көн ялда булдым, менә шулай граммлап әз генә җыелган.


Казанда үземчә камыр ризыклары ашамаска тырышам, суны күп эчәм, көненә 3 литр тирәсе. Шәһәрдә үз-үземне кулда тота алам әле. Авылда юк. Тәмле ич! Әни пешергән ризыктан баш тартып булмый.


Шулай да мин: "Тазарудан бик куркам, хәзер диетага утырам" дип әйтә алмыйм. Әле ирем язып ята: "Кибеп беткәнсең инде, ябыкма, аша, зинһар!" - ди. Ул, гомумән, ябык хатын-кызларны яратмый. Шуңа күрә, әгәр тазарып китсәм, мин гаепле түгел. Иркә "не ухоженная" дип мине сүкмәгез, бу Артурның теләге була. Ирем әйтсә, берни дә эшли алмыйм инде.


Бәрәңге бакчасына чыгып, әзрәк майларны яндырырмын дип өметләнгән идем, әти-әни, Айсылу бакчаны эшләп бетергән. Эш булмаса да, авыл режимы белән 6да сикереп торам. Ике кечкенә сандугачым бар. Кичке 8дә йокларга яталар да, таң белән торалар. Иртүк аларга аш кирәк, ботка кирәк. Казанда кафе-мазар ише җиргә барсак та, алар аш сорый. Әмма андагы аш авылныкыннан аерыла бит. "Әби ашы кирәк" - дип, китергән ашны да ашамый кайттылар берьюлы.


Балалар авылны ярата. Менә әтиләре 5се кайта да, бергә Казанга китәбез. Аннан соң тагын кайтабыз, Алла теләсә. Шулай ике арада йөрибез инде.


Сабантуйлары башлана бит әле. Иртәрәк китеп, 5-6 көн Казанда торсам, бәлки теге 3 кило бетәр дә. Алай-болай күлмәгемнән күренеп торса: "Әһә, бетерә алмаган икән Иркә", - дип әйтерләр. Дөресен әйткәндә, мин ябыгу фанаты түгел. Өч бала анасына әйтсәләр дә исем китми", - диде Иркә.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев