Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җырчы Алсу Хәбибуллина теплицада иртә өлгерүче кыяр сортларын белә [киңәшләр]

Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина бакчасындагы мул уңышларның фотосы белән интернет челтәрендә уртаклашты. Әле халык бакчадан өзеп кыяр ашамаганда, Алсу шәп кыярлары белән "мактана"! Кыяр үстерү серләрен җырчының үзеннән сорадык.


- Туган ягым - Әтнәдә әни утырткан кыярлар үсеп утыра. Май башында теплицада орлыкларын чәчте. Бу - "Герасим" һәм "Изящный" сортлары. Кыярга көнаралаш су сибелә. Үзем дә бакча эшен яратып башкарам, җирдән яхшы энегия алам, начарын калдырам. Элек бакчада яшелчә-җиләк үсмәгән урын калмый иде, үзем түтәлләр ясап, барысын да утырта идем, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Хәбибуллина.


Җырчы бакчада кыярдан кала башка яшелчәләрнең дә яхшы уңыш бирүен белдерде. "Шалкан, редиска, ташкабак, кәбестә, укроп, петрушка, суган, кишер, чөгендер, җиләк - барысы да бар, Аллага шөкер! Чияләр аеруча күп өлгерә. Аларны чиратлашып җыябыз", - ди Алсу.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев