Салкынрак булу сәбәпле, күркәләр әлегә кечкенәрәк. Бәлки, хәзер дә җыярга өлгерерсез. Әлеге йомшак күркәнең сагызы бик файдалы, иммунитетны күтәрә, салкын тиеп авыручыларга бигрәк тә файдалы. Кайнатма ясар алдыннан аны суда юып алырга һәм саркытырга кирәк. Зур кәстрүлдә сироп ясыйбыз: 1 литр тирәсе су һәм 1 кг күркәгә 1,8 кг шикәр комы кирәк була. Баллы су әзер булгач, күркәне кушарга һәм 1 сәгать чамасы әкрен генә кайнатырга. Сагызлана башлагач, кайнатуны туктатырга, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга. Күп ашарга ярамый, көнгә бер-ике кашык кабып куйсаң бик яхшы. Файдасы бар. Һәрберегезгә саламәтлек телим.
Реклама
Нет комментариев