Өйдә тәртип өчен кем җаваплы?
Гаиләдә аты-юлы белән сүгенүчеләрне 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртып куярга мөмкиннәр. Андыйларга биш мең сумга кадәр штраф та яный. Дәүләт Думасында якыннары һәм туганнары янында телен тыя белмәүчеләрне җаваплылыкка тарту турындагы закон проектын тикшерә башлаганнар. Әлеге уңайдан депутатлар халык арасында сораштыру да үткәрмәкче. Өйдәге чүпне тышка чыгарабызмы?
Биш яшьлек Әмирне балалар мәйданчыгында бөтен әти-әниләр белә. Күрше йортта яшәүче малай ике сүзнең берендә сүгенү сүзләре кыстырып сөйләшә. Уенчыгын тартып алулары ошамаса, китереп сугарга да күп сорап тормый. Шуңа күрә өлкәннәр балаларын Әмирдән читтәрәк уйнатырга тырыша. Начар гадәтләргә өйрәтмәсен, янәсе. Малайның әнисе генә ни дип әйтергә дә белми. "Улым начар түгел. Ул әтисеннән күреп өйрәнә. Бары тик шул гына. Ашка тозны күбрәк салып җибәрсәм дә, ирем ата-бабасын катыштырып сүгенергә тотына. Нишлисең, гадәте шундый", - ди ана.
Яңа закон проекты кабул ителгән очракта, Әмирнең әтисенә рәшәткә артына кереп утырырга туры килмәгәе. Әйтүләренә караганда, моның өчен күршеләре гариза язу да җитә. Аны уйлап табучылар арасында космонавт Валентина Терешкова һәм депутат Григорий Куранов та бар. Алар әйтүенчә, җәмәгать урыннарында гына түгел, өйдә дә тәртипне закон нигезендә сакларга кирәк. Кыскасы, аты-юлы белән сүгенә икән, димәк, иҗтимагый тәртипне боза. Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше комитеты вәкилләре закон проектын беренче укылышта кабул итәргә киңәш иткән. Шулай итеп әрепләшүне вак хулиганлыкка тиңләштермәкчеләр.
Тик бер "әмма" бар. Әлеге документ 2014 елдан бирле депутатлар кулында әйләнеп йөри инде. Закон проектын тикшерә башлыйбыз диләр дә тукталып калалар, янә документны кулга алалар һәм тагын шул ук хәл. Үз өендә дөнья бетереп тиргәүчеләрне ничек якасыннан эләктерергә? Әнә шул сорауга ачыклык кертә алмыйлар, күрәсең. Моңа өстәп, бездә "өйдәге чүпне тышка чыгарырга ярамый" дигән гыйбарә дә бар бит әле. Гаиләдә хатын-кызлар, баласы хакына булса да, түзеп яшәргә риза. Шуңа күрәме бу юлы илдә яшәүчеләрнең үзләреннән сорарга булганнар. Гаиләдә сүгенүне закон белән тыяргамы?
Бүген җәмәгать урыннарында тәртип бозучыларны гына җаваплылыкка тартырга мөмкин. Закон проекты нигезендә, сүгенүне, төрле сүзләр әйтеп мыскыл итүне, кешенең намусына тиюне, милкенә зыян китерүне тыярга җыеналар. Моның өчен Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткәннәр. Гаиләдә телен тешләп кала белмәүчеләргә ике мең сумга кадәр штраф каралган. Икенче тапкыр тотылса, штраф күләме биш мең сумга җитә. Андыйларны 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртырга яки 80 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итәргә дә мөмкиннәр. Гаиләдәге җәнҗалчы турында барыннан да бигрәк ире, хатыны яки балалары түгел, ә күршеләре хәбәр итәр дип фаразлана.
Әмма иң элек халык арасында сораштыру үткәрмәкчеләр. "Гаилә эшенә тыкшына башлаганчы, барысын да уйлап бетерергә кирәк. Югыйсә нәтиҗәсе тагын да зуррак бәлагә китерергә мөмкин", - дигән Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. Сүгенүне ничек бәяләргә икәнен дә ачыкламакчылар. Берәүләр авыз ачкан саен сүгенсә, икенчеләр исә ялгыш кына сүгенү сүзе ычкындырып җибәрергә мөмкин. Тик җаваплылык икесенә дә бер үк дәрәҗәдә каралган. Бу очракта нишләргә? Теге яки бу гаилә әгъзасына килгән зыянны ничек бәяләргә? Бу һәм башка сорауларга җавапны халык белән бергәләп эзләргә ниятлиләр. Сораштыруны якын арада ук үткәрә башламакчылар.
("Ватаным Татарстан", /№ 105, 21.07.2017/)
http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев