Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Язучы Габдулла Галиев вафат

Язучы Габдулла Галиев 91нче яшендә вафат булды, дип хәбәр итте Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). 6 апрель көнне, танылган язучы Габдулла Галиев 91нче яшендә вафат булды. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Белешмә: Габдулла Гали улы Галиев 1928 елның 10 гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районы Төрдәле авылында туа. Бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән бик күп яшьтәшләре кебек, ул да кечкенәдән эшкә җигелеп үсә: ат җигеп җир сөрә, колхоз тракторлары өчен ерак җирләрдән ягулык ташый; көзләрен элеваторга ашлык илтә, кышларын Лубьян урманнарында агач чыгара. 1943 елда Кырынды авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Алабуга шәһәрендә берьеллык ветеринария курсларында укып кайткач, Г.Галиев колхозда алты ел ветеринар һәм зоотехник булып эшли. 1952-1955 елларда Алабуга медицина училищесында янә укып, медицина фельдшеры белгечлегенә ия була һәм 1989 елга чаклы (пенсия яшенә җиткәнче) районның Балтач участок хастаханәсендә фельдшер, Кырынды, Татар Шаршадысы авылларында медицина пункты мөдире вазифаларын башкара.

Әдәби иҗат эшенә мәеле бик күптән тернәкләнгән булса да, Г.Галиев инде яше шактый өлкәнәя төшкәч кенә кулына каләм алырга җөрьәт иткән язучылар җөмләсеннән. Аның беренче әсәре - "Тормыш үче" исемле пьесасы (соңрак исеме «Яшел елан» дип үзгәртелә) үткән гасырның алтмышынчы елларында языла. Пьеса төбәк үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелеп, тирә-як авылларда күрсәтелеп тә йөри, матбугатта әсәр турында уңай фикерләр дә әйтелә. Табигый, авторны бу рухландырып җибәрә: шуннан соң ул "Айдар", "Солдат кайтты", "Гөлгенә", "Аккошлар кебек" исемле сәхнә әсәрләрен иҗат итә. Боларның алдагы икесе, үз вакытында Минзәлә татар драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә.

Реклама

Сиксәненче еллардан башлап Г.Галиев проза әсәрләре язуга да игътибарын юнәлтә. 1995 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан һәм ике повестен эченә алган "Үкенеч" җыентыгы, 1997 елда "Кичер мине, Сурия" һәм 2002 елда "Хәзрәт малайлары" исеме белән чыккан проза китаплары авторның бу жанрда да уңышлы эшли алуын күрсәтәләр. Ул дистәгә якын китап авторы.

Г.Галиев - 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев