Мине һәрвакыт аның язмышы кызыксындырды… Битендәге һәрбер җыерчыгы нидер сөйли, үзе кебек чиксез бер рәхәтлек тарата сыман. Тормышка булган мәхәббәте, күңел җылысы якындагыларны да җылытырга сәләтле.Сүзем Арча районы Наласа авылында гомер итүче Мәйсәрә әби турында.
Аңа хәтта "әби"дию дә кыен, Сөбханалла гына әле ул, синең белән мине дә уздыра; яше, карты диеп тормый, барчабыз белән дә уртак тел таба ала. Шуның белән дә ул мине үзенә җәлеп иткәндер дә. Күпчелек әбиләр кебек ак яулыгын бәйләп, өстәл артында бал-май белән чәй эчеп, сериаллар карап, килененең һәрбер эшеннән кимчелек табып утыручы әбиләр рәтеннән түгел ул. Кызлар белән беррәттән суын да китерә, керен дә юа, кич белән кем-кемне озатканын да безнең белән бик тәфсилләп сөйләшеп утыра әле ул. Ә иң мөһиме ул ярата белә:тормышын, туган йортын, балаларын.
Сез язмышка ышанасызмы ? Нәрсәнең дә булса һичшиксез булачагына? Мәхәббәткә? Әлеге сорауларны берникадәр вакыт алдан биргән булсалар, мин, мөгаен, "юк" диеп җавап биргән булыр идем. Ләкин Мәйсәрә апа белән Гәбдрәшит абый арасында булган хис мине бүген киресенчә җавап бирергә этәрә, чөнки алар гомер көзенә кергәч кенә, "инде бу тормышта без күрмәгәннәр калмагандыр ул" дигәч кенә табышалар.
Яшьлегендә ул кияүгә чыга, әмма әнисе кинәт вафат булу сәбәпле, авыру апасын карарга кирәк булганга кабат туган йортына кайтырга мәҗбүр була,. Аны да югалтканнан соң ул ялгызы яшәвен дәвам итә. Тик язмыш дигәне аны сабырлыгы, күңел матурлыгы өчен үзенә тиң насыйп яр белән көтмәгәндә бүләкли.
Гәбдрәшит абый белән танышуларында "Акчарлык" газетасы мөһим роль уйнаган. Мәйсәрә апа анда мәкалә язып җибәргән була һәм ул тол ир күзенә чалына. Гәбдрәшит абый танышларынан язманың авторы турында белешкәч, аңа үзе турында хат язып җибәрә. Мәйсәрә апа аптырашта калганнан соң, җавабында тормышын үзгәртергә теләмәве турында белдертә. Тик үҗәт бабайны бу гына туктатмый, бер көнне шулай, ерак араны якын итеп, ул Мәйсәрә апа йортының ишеген шакый. "Үзен-үзе тотышы, авылдашларының аңа булган мөнәсәбәте аша мин аның никадәр яхшы кеше икәнен аңладым" дия иде Гәбрәшит абый. Шулай итеп 65 яшендә ул кабат кияугә чыга. Шул көннән бирле алар яшь парлар да сокланырлык итеп, иңгә-иң куеп тормыш итә башлыйлар . 13 елдан артык гомер бер көн кебек бәхеттә уза да китә. Мәйсәрә апаның күңеле киң булу сәбәпле ул Гәбдрәшит абый белән бер йортта яшәүче улы, килене, ике оныгы белән дә уртак телне җайлы гына табып, тиз арада гаилә әгъзасына әйләнә.
Тормыш шулай үз көенә барганда гына, ни кызганыч, быел яз Гәбрәшит абый арабыздан китеп барды. Әлеге ике йөрәкне бәйләп торучы җеп шулай кинәт өзелде. Мәйсәрә апаның ул көннәрдәге күңел халәтен сүзләр белән генә җиткерү бик кыен. Инде тормышымны тамырдан үзгәрттем, тулы бәхеттә яши башладым дигәч кенә, болар барысы да юкка чыга. Тик һәрвакыт булганына шөкер кылып яшәүче әби, язмышына, соңгы мәхәббәтенә чиксез рәхмәтен белдерә.Бүген дә ул бабайсын(ә ул аңа яратып гел шулай дәшә иде) , бергә уздырган иң бәхетле көннәрен сагынып яши. Юк, ул кире үз авылына кайтып киткән диеп уйламагыз, аны анда хәзер гаилә эгъзалары җибәрергә уйламыйлар да. Мәйсәрә апа Наласада яшәвен дәвам итә, аның рухына диеп нигезендә дога кыла һәм барып ирешәчәгенә чын күңелдән ышана…Мәхәббәтнең, "бабай"сының җылылыгын тоеп яшәгәнгә бүген дә аның күзләрендә бәхет очкыннары чагыла…
Камилә НАСЫЙБУЛЛИНА
Идел
Нет комментариев