Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Язгы каникуллар вакытында Завод-Нырты урта мәктәбе укучылары Кукмара җитештерү предприятияләрендә экскурсиядә булып кайттылар [+фоторепортаж]

Язгы каникуллар вакытында Завод-Нырты урта мәктәбе укучылары Кукмара җитештерү предприятияләрендә экскурсиядә булып кайттылар.

Экскурсияне Кукмара итек комбинатыннан башладык. Укучылар итек ясау процессы белән якыннан танышып, барлык этапларын карап чыктылар: йонны юу, тарау эшләреннән башлап, итеккә бизәкләр төшерү белән тамамладылар. Шулай ук, комбинатта киездән ясалган башка төр аяк киемнәре, түбәтәй, юрган тегүләре турында да белделәр.

Экскурсия Кукмара савыт-саба җитештерү заводында дәвам итте. Монда укучылар алюминийдан савыт-саба ясау процессын якыннан күрделәр, нинди савыт-саба җитештерелә, аның төрләре, бизәлешләре белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев