Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яз җитте, тавык алырга вакыт (КИҢӘШЛӘР)

Ул хуҗасына артык мәшәкать тудырмый. Тавыклар белән тормыш күңеллерәк. Һәркайсының үз холкы, кайберләре кулга ияләшкән була, сыйпаганны ярата, икенчеләре кулыңны сузуга качарга тырыша. Арада әйдаманнары, куркаклары, сугыш чукмарлары бар. Күзәтеп торсаң, үзе бер дөнья. Хәзерге тавыклар яхшы токымлы.

 

Дөрес тәрбияләгәндә, йомырканы күп салалар. Тавыкларның кызыл “Хайсекс” токымлысын алырга тырышабыз. Аларны безгә Чаллы яки Туймазы кошчылык комплексыннан алып килеп саталар. 
 
20 тавыкка 3х3,5 метрлы кетәклек җитә, 4х4,5 метрлы булса, тагын да яхшырак. 
 
Тавыклар алдында һәрвакыт чиста су торырга тиеш. Моның өчен 5 литрлы канистраны кисеп куйдым. Кетәклекнең идәне юк, ул аларга кирәк тә түгел, рәхәтләнеп казыналар. Асларына печән салсагыз яхшы, ул коры, чемченергә азык җитәрлек. Пычкы чүбе, салам да ярый, тик алары кошлар өчен начаррак. 
 
Җәен алларында гел бодай тора. 6 литрлы кәстрүлдә бәрәңге пешерәбез. Аның янына 0,8-1 кг балык та салырга була. Балык тотып кайтам, вагы тавыкларны сыйларга китә. Аны соңыннан иттарткыч аша чыгарып та кушарга ярый. Бу — азык катнашмасындагы беренче компонент булды. Фураж сатып алабыз, әмма кош-корт өчен әзерен түгел. Андыена акбур күп кушалар, бөртек азрак, шулай алдыйлар. Фуражда бодай, арпа, борчак, башка бөртеклеләр никадәр күбрәк, шулкадәр әйбәтрәк. Монысы — икенче кушылма. Өченчесе — яхшылап вакланган яңа җыелган кычыткан. Шулай өч компонентны 8-10 литрлы зур табакка салып, бергә кушарга кирәк. Изелгән бәрәңге һәм фураж — 1 әр өлеш, вакланган кычыткан 0,8-1 өлеш булырга тиеш. Азыкны көнгә өч тапкыр салырлык итеп әзерләргә кирәк. Һәр бирүдә ашап бетереп, аз гына чемченерлек калса, җитә. Җимлек-тагаракны 1-1,2 метр озынлыкта ясагыз. Тавыкларга урын җитәрлек булсын. Юкса көчлеләре зәгыйфьрәкләрен ашатмый, калган азык белән тукланып, тагын да көчсезләнәләр. 
 
Алларында һәрвакыт аерым савытта вак чуерташ торсын. Тавык ашказанында каты бөртекне эшкәртү өчен таш йота. 
 
Тавыкның йомырка салуы дөрес тәрбиягә бәйле. 11 тавыгыбыз кышын да, җәен дә көн саен 8-10 йомырка сала. Шул ук вакытта бер күршебез, 15 тавыктан көненә 3-6 йомырка гына алып керәм, дип зарлана. 
 
Куначалары берничә, тавыклар тәпиләре белән эләктерерлек бик юан булмаган 2-3 колганы түшәмнән 50-60 см түбәнрәк беркеттем. Куначага менү өчен стена буена 15 см киңлектәге такталардан баскыч ясап куйсагыз, яхшы булыр. 
 
Йомырка салырга чама белән 45х45 см үлчәмле әрҗә әйбәт. Ояларны 1,3-1,4 метр биеклектә стенага беркетергә яки шул биеклектә киштәгә урнаштырырга була. Йомырка салырга утырган тавык күренмәсен өчен, оя биек итеп ясалырга тиеш, алар шулай йомырканы качып салырга ярата. Гадәттә, тавыклар йомырка салырга бер вакыттарак йөри, чират булмасын өчен 3 оя ясадым. 
 
Франс ХӘЛИЛОВ, Бөгелмә районы Зеленая Роща авылы.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев