Яз башы башка бәрә
Кояшлы, аяз көннәр башлануга: "Яз исе килә бугай", - дип шатланырга да өлгермәдек, кыш кабат "холкы"н күрсәтте. Көннәрнең кисәк кенә суытуы, җылы киемнәрне салырга иртәрәк булуын искәртте. Синоптиклар да иртә язга өметләнмәскә чакыра. Кышның үзгәрүчән холкына ияләшеп кенә җитеш! Дөресрәге, организмыбыз гына чыдасын! Ник дигәндә, тәрәзә артындагы мондый үзгәрешләр вакытында...
Табиблар да бу чорда сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга чакыра. "Һәр чирнең үз үзенчәлеге булган кебек, төрле авырулардан интеккән кешеләр дә һава торышындагы үзгәрешләрне төрлечә уздыра. Язга күчеш чорында андыйларга аеруча авырга туры килә. Бу чорда һава торышы аеруча үзгәрүчән була бит, - ди тәҗрибәле табиб-иммунолог Рания Төхфәтуллина. - Табигатьтәге кискен үзгәрешләр вакытында канда лейкоцитлар күләме арта. Гадәттә, әлеге ак кан тәнчекләре күләме салкын тигән чорда, организмга инфекция эләккән очракта күбәя. Шул рәвешле һава торышы үзгәрешләренә бәйле кешеләрнең организмы көннең кисәк җылытуы яки суытуыннан җитди чирдән сакланган кебек саклана".
Рания Хәбиповна сүзләренә караганда, һавада кислород күләме кимегән көннәрдә йөрәк-кан тамыры авыруларыннан, астмадан интегүчеләргә аеруча авырга туры килә. "Кагыйдә буларак, мондый чорда "ашыгыч ярдәм" хезмәтенә мөрәҗәгатьләр саны да өч тапкыр арта", - ди табиб. Йөрәк белән тилмерүчеләр көннәрнең кисәк кенә суытуын да авырдан кичерә. Гипертония белән авыручыларга атмосфера басымындагы үзгәрешләр, җилсез эссе көннәр җәзага әверелсә, аягы, аркасы сызлаудан, хроник бронхиттан интегүчеләр исә дымлылык югары булган көннәрдә хасталый. "Һава торышының бозылуыннан тыш, еш кына аның яхшыруы да күпләр өчен зур сынауга әверелә. Әйтик, көннәр җылына башлауга, мигрень диагнозы куелган кешеләрнең өянәге кузгала. Хәтта көчле салкыннан кисәк кенә җылы бүлмәгә кергәндә дә хроник инфекцияләр баш калкытырга мөмкин", - ди белгеч. Тәҗрибәле иммунолог һава торышындагы кискен үзгәрешләр вакытында организмда күзәтелгән биш билгегә аеруча игътибар итәргә чакыра.
1. Салкынга чыккач, кисәк кенә тын кысыла. Бу күренеш сулыш юлларындагы хилафлыклар турында сөйли. Моңа өстәп әле коры ютәл дә башланса, бронхларның тиешенчә дәвалап бетерелмәгән булуы ихтимал. Шуңа күрә кичекмәстән лор табибы яки пульмонологка күренеп, сулыш юлларын тикшертергә кирәк. Моннан тыш салкынга чыккач тын кысылу йөрәк ишемия авыруының беренче билгесе дә булырга мөмкин. Еш кына ул 45-55 яшьлек ир-атлар арасында күзәтелә. Физик эш башкарганда тын кысылу, хәлсезлек, агарыну, ирен зәңгәрләнү кебек билгеләр күзәтелсә дә, кичекмәстән кардиологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2. Көн суытуга, баш авырта яки баш әйләнә. Бу очракта да икенең берсе күзәтелә. Кайбер кешеләрнең чәч тамырлары салкынга сизгер була. Андыйлар көннәр суытуга баш авыртудан зарлана. Икенче төрле аны чәчләрнең салкынга аллергиясе башлану дип тә йөртәләр. Баш мие тамырлары кысылу аркасында да салкын көндә баш авырту, әйләнү кебек борчулар күзәтелергә мөмкин. Күңел тынычлыгы өчен неврологка күренүдән дә яхшысы булмас.
3. Салкында бит тиресе корый, кул, иреннәр ярыла. Бу билгеләр организмда май эретүче витаминнар, аеруча Е витаминының начар үзләштерелүе турында сөйли. Ул, нигездә, ашкайнату эшчәнлеге бозылган, гастриттан интеккән кешеләрдә күзәтелә. Бавырны да тикшертү зыян итмәс. Шуңа күрә әлеге билгеләрнең берсен генә булса да үзендә сизгән кешегә кичекмәстән гастроэнтерологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
4. Кышын терсәктә кытыршы урыннар пәйда була икән, иммунитет көчсезләнгән, организмга А һәм В витаминнары җитми дигән сүз. Моның өчен чи кишер, тәрәч балыгы, бавыр, йомырка белән "дуслашырга" туры киләчәк. Кытыршы урыннардан исә йокларга ятарга 20 минут кала терсәккә зәйтүн мае сөртү коткарачак. Аны атна дәвамында эшләргә кирәк.
5. Ничек кенә җылы киенсәң дә, урамга чыккач һәрчак туңдыра, куллар салкын буламы? Димәк, кичекмәстән калкансыман биз эшчәнлеген тикшертергә кирәк. Аның эшчәнлеге бозылу организмның тән температурасын саклау сәләтен "җимерә". Бу вакытта үзәк нерв системасы аеруча зыян күрә. Мондый вакытта кешедә ярсучанлык, кирәксә-кирәкмәсә елау, ашаган саен ябыгу кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин.
("Ватаным Татарстан", /№ 30, 02.03.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев