Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яшелчәләрне дөрес пешерегез!

Кишер. Яңа гына өзеп, угычтан чыгарылган кишерне, яки аның сыгынтысын шунда ук ашап, эчеп бетерү файдалырак.

Кишер сутын көнгә бер стаканнан да артыграк эчәргә ярамый. Пешкән кишердәге витаминнар тизрәк үзләште­релә. Анда файдалы антиоксидантлар өч тапкыр күбәя. Кишерне, кабыгын чистартмыйча, бөтен килеш тозсыз суда 20 минут пешерәләр. Шунда ук суын түгеп, савыт капкачын ябып, бераз парландырып торыгыз.
Бәрәңге. Аны парда пешереп ашау файдалы. Суда пешерергә уйлагансыз икән, шаулап, кайнап торган тозлы суга салыгыз. Салкын суда пешергәндә витаминнары югала. Пешеп чыккач, суын шунда үк түгегез. Кабыгын әрчемичә пешергәндә – бәрәңгедәге файдалы матдәләрнең 25 проценты, кабыксыз килеш 40 проценты юкка чыга.
Чөгендер. Аны да кайнар суда пешерәләр, тоз салырга кирәкми. Пешерер алдыннан тамырын кис­мәгез һәм кабыгын чистартмагыз. Яхшылап юу җитә. Духовкада пешергәндә витаминнары күбрәк саклана. Фольгага төрсәң, тагы да сусылрак һәм тәмлерәк була. Чөгендер суты ясап эчәргә уйлагансыз икән, сыгынтының куесы төпкә утырганчы 2-3 сәгать тоталар. Төшке яисә кичке аш алдыннан чирек стакан эчү файдалы.
Карабодай. Аның боткасы тимер, калий, магний, цинкка бай. Ботканы организм да җиңел үзләштерә. Тик бу очракта да чама белү зыян итмәс, чөнки аны еш һәм күп ашаганда организм кальцийны күп югалта башлый, ди диетологлар. Ул микроэлементка кытлык сөяк тукымасының ныклыгын киметә. Әлеге күренеш карабодайда тимер һәм фосфорның күп булуы белән аңлатыла.

 

Фото: https://pixabay.com

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев