Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Яшел Үзән районы зиратында яңадан вәхшилек кылынган

Районның Бәчек авылы зиратында 100 каберлекнең ташлары зарарланган.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Бүген Яшел Үзән районының Бәчек авылы имамы төшке аш вакыты тирәсендә авыл зиратында яңадан 100 каберлекнең ташлары зарарлануын хәбәр иткән. "Татар-информ"га бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Полиция хезмәткәрләре вәхшилек кылучыны эзләүгә керешкән, урында оператив хезмәткәрләр эшли.

Реклама

Искәртеп үтик, "Татар-информ" агентлыгы 30 апрельдә Бәчек зиратында кабер ташларын һәм чардуганнарны вату-җимерү турында хәбәр иткән һәм бу дүртенче тапкыр булып, вәхшилекнең иң зурысы булуын җиткергән иде. Ул чакта 93 кабер ташы яраксыз хәлгә китерелгәнлеге әйтелде. Бәчек авылында Габдулла Тукайның апасы Бибисаҗидәнең дә кабере бар. Ул вакытта кабер эчтәрәк булу сәбәпле, зыян күрмәгән иде.

5 майда Яшел Үзән районында Бәчек авылы зиратында каберлекләрне мәсхәрәләүдә шикләнелгән 20 яшьлек кеше тоткарланган иде. Ул вакытта шикле кеше үз гаебен тулысынча таныган, тоткарланучының психик авыру буенча инвалидлык таныклыгы бар, дип әйтелде. 2014 елда суд карары буенча ул эшкә яраксыз кеше дип танылган. Ул кылган гамәлләренең сәбәбен аңлата алмаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев