Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ярый әле үзебез исән калдык

Кукмарада яшәүче Җиһаншиннар йортында 7 март көнне кичен янгын чыгып, алар бернәрсәсез урамда кала. "Ул вакытта мин эштә идем. Әле ярый, әти-әнием, хатыным, балам исән-сау калган", - дип искә ала уллары Илнар. Насыйбуллин урамында урнашкан бу йортта Илнар гаиләсе һәм әти-әнисе белән бергә яшәгән.

Ул көнне бу гаиләгә кодагыйлары да кунакка килә. Кухнялары йортның аскы өлешендә урнашкан. Бөтен гаилә бергә җыелып, шунда чәй эчеп утырганда, шартлау тавышы ише­телә. Бәйрәм алды бит, берәрсе салют белән шаяра дип уйлыйлар. Бераздан урам яктан ут шәүләсе күренә. Бу вакытта мунчалары янып беткән була инде. "Ул көнне көчле җил чыккан иде. Янгын тиз арада йортка күчә. Ярый әле, әби (хатынның әнисе), 3 яшьлек баланы кү­тәреп, урамга чыга. Аның артыннан башкалар да йөгерә", - дип сөйли Илнар. Никадәр генә тырышсалар да, өйдәгеләр янгынны үз көче белән генә сүндерә алмый. Янгын сүндерү­челәр дә йортны саклап калырга өлгерми. Әле ярый, күрше­ләрнең ихатасын коткарып калалар. Тикшерүчеләр фике­ренчә, янгын мунчада кыска ялганыш булу аркасында чыккан.

"Хәзерге вакытта без өчәү әбидә (әтинең әнисе) яшибез. Хатыным белән балам исә үз әниләрендә көн күрә. Ничек тә үз йортыбызны салып чыгасы килә, - ди Илнар. - Гаиләбезгә бәла килгәч, кешеләрнең игелекле икәннәренә тагын бер кат инандык. Эш урынымнан, Кукмарадагы оешмалардан акчалата ярдәм күрсәттеләр. Аз булса да, иминият акчасы алдык". Туганнары, дус­лары, күршеләре ярдәме бе­лән алар янган йорт урынын чис­тартып куйган. Көннәр җы­лыт­кач, яңа йортның нигезен салырга дип торалар. Әмма үз көчләре генә җитми икән. Җи­һаншиннар нинди ярдәм булса, шуңа риза. Шуңа күрә алар, йорт төзергә булышмаслармы дип, башкалар кайгысына битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый.

Булышырга теләүчеләр Илнар Җиһан­шин белән 89655900903 телефон номеры аша хәбәрләшә ала.

---
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев