Ярап булмый әти-әнигә. Каникул вакыты да бәхәс чыгарды
Быелгы кышкы каникулда башкала укучылары дүрт көнгә азрак ял итмәгәе. Әлеге хәбәр әти-әниләрдә ризасызлык уятты. Бу мәсьәләне хәтта хокук сакчылары да тикшерә.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдергәнчә, республика мәктәпләренә кышкы каникулны 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр уздырырга тәкъдим итәләр. Кайбер уку йортларында ул берничә көнгә соңрак та башланырга мөмкин. Бу мәсьәләне һәр мәктәп үзе хәл итә ала. Бер генә шарт бар: көзге, кышкы һәм язгы яллар бер айдан артмаска тиеш. Әнә шул мөмкинлектән файдаланып, Казанда каникулны 29 декабрьдән генә башларга җыеналар.
Бу хәбәрне төрлечә кабул иттеләр. "Татарстанда һәрвакыт нинди дә булса мөгез уйлап чыгарырга яраталар инде. Алда бит иң озын чирек көтә. Балалар яхшылап ял итсә, әйбәтрәк түгелме? Кызганыч, бердәнбер ике атналык каникулны кыскарталар", - дип зарланучылар бар социаль челтәрләрдә. Кайберәүләр моны гаделсезлек дип санаса, шәһәрнең мәгариф идарәсендә бу карарның, киресенчә, әти-әниләр мәнфәгатен истә тотып кабул ителүен әйтә. Декабрь ахырында әти-әниләр - эштә, ә балалар инде ял итә. Алар үзләре генә урамда йөрмәсен, өйдә аптырап утырмасын өчен, каникулны әти-әниләрнең ялына туры китергәннәр. Ә югалган көннәрне 23 февраль, 8 март, 1 май бәйрәмнәренә өстәячәкләр. Шулай итеп, балалар ул вакытта әти-әниләре белән бергә ял итә алачак. Кыскасы, каникул көннәре беркая да югалмый.
- Әлегә бездә әти-әниләрдән бернинди шикаять тә юк. Балаларның хокуклары, мәнфәгатьләренә каршы килгән теләсә кайсы мәгълүмат тикшереләчәк, - дип белдерә Татарстан прокуратурасының өлкән киңәшчесе Руслан Галиев. Хокук сакчыларының гадел карар чыгарасына шик юк, анысы. Тик өстән кушмыйча кешечә ял итә белмәвебез генә кызганыч.
Кемгә нәрсә тансык?
Берәүләр кышкы каникулда авылга әби-бабай янына кайтуны көтсә, икенчеләр, киресенчә, шәһәргә җыена. Кышкы Казанның матурлыгы, җемелдәгән чыршылары авыл баласына тансык. Әтнә районында шәфкать туташы булып эшләүче Алия Галәветдинованың өч баласы да әби-бабай янына шәһәргә китәчәк. "Быел беренче тапкыр 4 яшьлек Әсхәтне дә җибәрергә уйлап торабыз. Казандагы барлык матурлыкны күреп кайтсыннар, дибез. Дельфинарий, уен үзәкләре, кино, курчак театрлары... Исемлек күптән төзелгән инде. Тик цирк кына ремонтка ябылган икән. Бабайлары ел да Казан читендәге урманга чаңгы шуарга алып бара. Оныклары килгәнне көтеп торалар. Яшәсен әби-бабай, туганнар", - ди шәһәрдә туып үсеп, авылга кияүгә чыккан Алия.
Әллә каникул бар, әллә юк
Каникул ул әле ял дигән сүз түгел. Яшел Үзәндә яшәүче Мордовченколар гаиләсендә балаларның каникулы күнегү белән узачак. Алты баланың дүртесе спорт белән шөгыльләнә. Ә буш вакытларында тауда шуып, саф һавада бергәләп ял итмәкчеләр.
Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да, улымның юньләп каникул күргәне юк, ди. Җәй көне дә бер ай гына ял тия икән аңа. "4 яшьтән хоккей уйный. Буш вакыты булуга, ярышка алып чыгып китәләр. Бер атна хастаханәдә яткан иде. Анысында да, бозга чыгасы килә, дип аптыратты. Хастаханәдән чыккан көнне үк тренировкага җыенган иде, тик соңга калды. Аның өчен иң яхшы ял - бозда. Безгә әллә каникул бар, әллә юк. Кыскартмасалар, яхшырак дип уйлыйм. Чөнки уку программалары авыр бит", - ди Зәмирә.
"Укый-укый арып бетәм. Төннәр буе дәрес әзерлим, олимпиадаларда катнашам. Шуңа күрә каникулны көтеп алам. Әти белән чаңгы, чана шуабыз. Туганнарга кунакка йөрибез, бабайның хәлен белергә авылга кайтабыз. Ләкин шулай да мин - "өй тавыгы". Өй җыештырырга, ашарга пешерергә яратам. Соңгы вакытта тортлар пешерергә өйрәндем әле", - ди 7 нче сыйныфта белем алучы Дилә Гыйльманова.
Тот кулыңа исемлек!
Әти-әниләре эштә булган балалар өчен республикада 300гә якын мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Анда 10 меңнән артык бала ял итәчәк. Ә өйләрендә үзләре калганнарга нишләргә?
- Баланы ялгыз үстергәч, каникул вакытында кызымның өйдә утырган чаклары да булды. Әбиләре дә һаман саен авылдан килеп йөри алмый бит инде. Көне телевизор, компьютер янында узмасын өчен, төрле эшләр кушып китә идем. Фәлән китапны укырга кушам да кайткач, эчтәлеген сорыйм. Өй җыештырырга, ашарга пешерергә, тегәргә шул рәвешле өйрәттем. Малайларга ватык әйберләрне төзәттерергә була. Кул эшенә өйрәтмичә, баланы тәрбияләп булмый. Хәзер кызыма - 13 яшь инде. Үз планы буенча яши", - ди Резидә Асылгәрәева.
Петарда шартлатам дип, кулыңны пешермә!
Кышкы көннәрдә тау битләрендә, шугалакларда шуу яхшы, анысы. Тик балалар анысына гына канәгать булып калмый. Шук малайларның петарда да шартлатасы килер. Маҗарасыз аларга күңелсез булачак.
- Бәйрәм ялларында гадәттән тыш хәлләр, янгын очраклары арта. 2016 елның 30 декабреннән 2017 елның 10 гыйнварына кадәр арада республикада 104 янгын чыккан. Анда 4 кеше үлгән, 8 кеше җәрәхәтләнгән, - ди республикада янгын куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекторы Сергей Сергеев. - Яңа еллар пиротехник җайланмалардан башка үтми. Аны дөрес итеп кулланмау җәрәхәт алуга китерә. Узган ел Арчада 13 яшьлек малай, петарда кабызып, кул-аякларын пешергән. Былтыр өч кеше җәрәхәт алса, шул исәптән икесе - балалар. Янгынга каршы режим вакытында штрафлар саны ике мәртәбә арта. Гражданнар өчен штраф күләме - 4 мең, вазыйфаи затларга - 30 мең, ә юридик затларга 400 мең сум каралган.
Кайда ял итәргә?
Кышкы каникул вакытында республикада мәдәни чаралар күп булачак. Театр, музейларда 500- дән артык төрле чара узачак. Әйтик, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 20 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр "Что такое Новый год?", "Али баба и три разбойника", "Шүрәле онлайн" спектакльләре күрсәтеләчәк. 20 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында "Бәләкәч һәм Карлсон", "Подарки Деда Мороза" спектакльләре куелачак. Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 20 - 30 декабрьдә "Удивительное путешествие кролика Эдварда" спектаклен һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенын карарга була. 27-28 декабрьдә Опера һәм балет театрында Яңа ел балы оештырыла. 29-30 декабрьдә, шулай ук гыйнвар бәйрәмнәрендә Казан хореография училищесы укучылары катнашында "Морозко" театральләштерелгән тамашасы тәкъдим ителә.
Татарстанда волейбол, шахмат ярышлары, теннис кебек 200гә якын төрле спорт ярышлары узачак. Хоккей яратучылар өчен "Алтын шайба" турниры үткәрелә. Һәр районда тимераякта, чаңгыда шуар өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтүенчә, киләсе елның беренче ун көнендә республикада Спорт һәм сәламәтлек декадасы узачак. Аның кысасында 1 - 8 гыйнвар көннәрендә массакүләм спорт чаралары оештыру ниятләнә. Бу хакта "Казан-Арена" буенда Юркин Паркта, Казансу яр буенда, Черек күлдә күңел ачарга була.
Ә республика халкы ничек ял итәчәк?
Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 гыйнварда ял итәчәк. Димәк, әти-әниләрнең күбесе ялларын балалары белән бергәләп үткәрә алачак. Сез балалар яки оныкларыгызны ничек сөендерергә җыенасыз?
Раиф Усманов, "Ирек мәйданы" газетасы мөхәррире:
- Поездга утырып, кышкы авылны күреп киләчәкбез. Күбрәк бозда шуып калырга тырышасы иде. Ике улыбыз да хоккей түгәрәгенә йөри. Кыш соң килгәч, вакыт кыска, тизрәк шуып калырга кирәк.
Лилия Гәрәева, журналист:
- Казанда чана шуарга янәшәдә уңайлы урын юк. Ял көннәре әрәм үтмәсен өчен, туган авылыбыз - Арча районының Кышкар авылына кайтабыз. Дөрес, өйдә көтеп торучы юк. Бикле ишекне ачып керү рәхәт түгел. Таудан шуар өчен, зур агач чана ясаттык. Гаиләбез белән төннәр буе шуып мәш киләбез. Аннан мунча ягып, балалар яланаяк карда йөри. Самавыр куеп, чәй эчәбез. "Без кышны бер дә яратмый идек. Авылга кайта башлагач кына яратырга өйрәндек", - ди балалар. Авылда кыш бөтенләй икенче: кары да шыгырдый, җемелди. Мондый табигатьне ничек яратмаска була?!
Нурия Хәйруллина, тәржемәче:
- Каникул җитүне оныклар көтеп ала. Казандагы барлык театрларга күп итеп билетлар алдык. Яңа елга барысына да микрофон белән колонка бүләк итәргә җыенабыз. Оныклар сценарий яза. Бабай - алып баручы, мин модельер булам. Ел саен шәһәр читендәге йортта бик күңелле итеп бәйрәм уздырабыз.
Наташа Коноплева, секретарь:
- Улыбыз Данилга - 13 яшь, театр студиясенә йөри. Яңа ел бәйрәмнәре тамашаларында төрле җәнлекләр костюмыннан чыгыш ясаячак. Театрга Яңа ел тамашаларына бармакчы идек, билетлар сатылып беткән инде. Берничә көн тау шуарга, шугалакка барырбыз. Эшкә чыкканда, балаларны әби-бабайда калдырырга туры килә. Каникулны кыскартканга борчылдык. Балаларның рәхәтләнеп ял итүен теләр идек.
P.S. Татарстанда Яңа ел күчтәнәчләре өчен 9 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ятимнәр, аз керемле, күп балалы гаиләләрне сөендерәчәкләр. 14 меңнән артык бала бу. ЮХИДИ идарәсе үтенечен искә алып, беренче тапкыр яктылыкны кире кайтара торган җайланма да әзерләгәннәр. Казанда Татарстан Президентының чыршы бәйрәмендә 7 меңнән артык бала катнаша. Мәскәүдә узасы чарага бездән 102 баланы алып баралар.
("Ватаным Татарстан", /№ 191, 22.12.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев