Япониядә татарлар турында "Tatarstan Fanbook" дип исемләнгән китап басылып чыкты
Татар дөньясы японнарга әлегә кадәр таныш түгел иде, ди авторлар.
Япониядәге Publib китап нәшриятында "Tatarstan Fanbook" (or Tatarstan Funbook) дип исемләнгән китап басылып чыкты. Авторлар "Татар-информ" хәбәрчесенә китапта нинди темалар чагылыш тапканын, аны гамәлгә куюга ничә ел сарыф ителгәне турында сөйләп үтте.
Китапның авторлары - Япониядә яшәүче галимнәр - Акира Сакурама, Мидзуки Накамура һәм Юто Хишияма. Әсбапның тиражы - 1500 данә, ул киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. "Tatarstan Fanbook" китабына Татарстан һәм татарлар турында мәгълүматлар туплап бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев