Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Янгында һәлак булучыларның саны бишкә җиткән, араларында балалар да бар

Бүген иртән Ижевск шәһәренең Ленин районында агач торак йорт янган. Янгын аркасында биш кеше һәлак булган, дип яза "Российская газета" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән. Янгын турындагы хәбәр җирле вакыт белән 7.32 (Мәскәү вакыты белән 6.32) сәгатьтә алына. Урында 12 берәмлек техника...

Бүген иртән Ижевск шәһәренең Ленин районында агач торак йорт янган.
Янгын аркасында биш кеше һәлак булган, дип яза "Российская газета" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Янгын турындагы хәбәр җирле вакыт белән 7.32 (Мәскәү вакыты белән 6.32) сәгатьтә алына. Урында 12 берәмлек техника һәм 38 кеше эшли. Янгын сүндерелә һәм дүрт кешенең үле гәүдәсе табыла. Йортның олы яшьтәге хуҗалары һәм аларның 9 һәм 10 яшьлек оныкларыннан кала, шимбәгә каршы төндә Ижевск шәһәрендә урнашкан торакны юк иткән янгында, тагын аларның бер туганы да һәлак булган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
"Хәзерге вакытта булган мәгълүматлар буенча, янгында 5 кеше - 65 һәм 53 яшьлек йорт хуҗалары, шулай ук аларның 19 яшьлек кыз туганы, 9 һәм 10 яшьлек оныклары һәлак булган", - дип хәбәр итә Удмуртия буенча Россиянең Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе.
Янгын чыгуның сәбәбе - электр линиясендәге кыска ялганыш. Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 293 маддәсе 3 нче бүлеге буенча (гамьсезлек) җинаять эше кузгатылган.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев