Яңа Зеландия мәчетләренә һөҗүм корбаннарына ярдәм фондына 5 миллион доллар җыелган
"Хәйрия акчалары күләме моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә", - дип сөйләгән фондның оештыру комитеты вәкиле.
(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәрендәге мәчетләргә һөҗүмнән соң, корбаннарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм фондына 5 миллион доллар чамасы хәйрия акчасы җыелган. Бу турыда New Zeland Herald басмасына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
18 мартта төн уртасына әлеге фондка 70 мең кешедән 7,4 млн Яңа Зеландия доллары күләмендә ярдәм җыелган.
"Хәйрия акчалары күләме моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә", - дип сөйләгән фондның оештыру комитеты вәкиле Робин Лентелл.
Яңа Зеландиянең ислам мәгълүмати үзәге рәисе Әнвәр Сәхиб сүзләренчә, фонд әлеге акчаларны зыян күрүчеләрнең гаиләләренә бүлеп бирәчәк.
- 15 мартта Яңа Зеландиядә мәчетләргә һөҗүм вакытында 50 кеше һәлак булган. Тагын иллегә якын кеше яраланган. Беренчел мәгълүматлар буенча һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Россия кешеләре юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев