Тавыш бирүнең беренче этабы Твоя-Россия.рф сайтында 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр дәвам итә. 5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта «Иҗтимагый фикер» фонды 6 мең кеше арасында сораштыру оештырачак. Аның нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 шәһәр һәм алардагы 20 истәлекле урын сайлап алыначак.
Шуңа күрә әлеге тарихи вакыйгага битараф булмыйча Казан шәһәре символлары өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз.
Тавыш бирү өчен Твоя-Россия.рф сайтына кереп Казан шәһәрен сайларга һәм "Казан Кремле", "Казан (Идел буе) федераль университет"ы символлары өчен тавыш бирергә кирәк.
Нет комментариев