Җәй мәзәккә әйләнде
Җәй кайчан башланыр икән дип сораучыларга мәзәк белән генә җавап бирәләр хәзер.
(Казан, 23 июнь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Лилия Нурмөхәммәтова). Соңгы вакытта һава торышы турында мәзәкләр күбәеп китте бит әле. Халык авыз иҗатына оста да инде без. Җәй кайчан башланыр икән дип сораучыларга мәзәк белән генә җавап бирәләр хәзер. Ватсаптан, контакттан килгән хәбәрләрнең күбесе табигать белән бәйле кызык-мызык була башлады, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе.
Мәзәк мәзәк белән анысы. Җәйге көннәре булмаса да, айлары дәвам итә аның. Туңдырма, төрле су сатучылар бизнеслары бармаудан зарлана. Игенчелек, яшелчәчелек, җиләк-җимеш үстерүчеләр дә уңыш өчен борчыла. Көннәрнең бу рәвешле кыланмышы икътисадка зур йогынты ясый, ди белгечләр.
Эссе көннәргә тәмам ияләшеп беткән идек инде. Бу вакытта күпләр елга буендагы комлыкта, бакчасында кызынып ятарга тәмам күнекте. Ни хикмәт, быел кызыну түгел, җиңсез күлмәк тә кия алган юк. Көннәрнең бу рәвешле торуы Россия киңлекләрендә ял итәргә яратучылар өчен дә кыенлыклар алып килгән. Кешеләр ялга чыгып китәргә куркып ята. Хәтта кайбер кунакханә хуҗалары бәяләрен дә төшерергә мәҗбүр булган. Шулай итеп халыкны җәлеп итәргә тырыша башлаганнар. Күктә кояш булмагач, халыкның да барасы килми. Туристик агентлык җитәкчесе Сергей Ромашкин сүзләреннән аңлашылганча, Кара диңгез буйларына барырга теләүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 10-20 процентка кимегән. Моның төп сәбәбе - салкын җәй, дип аңлата белгеч. "Анапада июнь башында һава температурасы 20-22 градус булды. Ә менә су җылылыгы 20 градустан артмады. Шул ук вакытта Кипрда 30 градус иде. Билгеле инде, халык җылырак җирне сайларга тырыша", - ди Ромашкин.
Озак еллар туристларны ялга җибәрү белән шөгыльләнүче Ләйсән Сабирова да казанлыларның ял итәр өчен күбесенчә Төркияне сайлауларын белдерде. "Ял итүне табигатькә генә сылтарга кирәкми, - ди Ләйсән. - Кешенең чит илгә чыгарга мөмкинлеге бар икән, ул анда барырга тырыша. Узган ел Кара диңгез буена баручылар ни өчен күбрәк булуының сәбәбе - Төркиягә юл ябык иде. Моннан тыш реклама да үз эшен башкарды. Халык кызыксынып барды, соңыннан хезмәт күрсәтүләр начар булды дип, килеп зарланып киттеләр. Хәзер кешенең чагыштырыр нәрсәсе бар. Әгәр дә аңа яхшы хезмәт күрсәтмиләр икән, икенче елда анда аяк та атламый. Яхшыракны эзли. Ел саен Кара диңгез буенда ял итәргә гадәтләнүчеләр быел да путевка алды. Алар табигатькә генә карап тормый. Монда сәбәпләр бик күп. Минемчә, көннәрнең салкын торуы башка тармакларга күбрәк кагыладыр".
Ләйсәннең сүзләрендә хаклык бар анысы. Чыннан да, ял итәр өчен шартлар тудыру кирәк. Ә менә сезонлы товар сатучыларга быел чыннан да авыргарак килгән анысы. Яңгырлы көннәр туңдырма сатучыларның бизнесына аяк чалган. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда тәмле сыйны ике-өч тапкыр азрак алалар. Җәйге чорда күпләп туңдырма сатарга ниятләүче кайбер эшмәкәрләрнең складлары товар белән шыплап тулган. Сату бөтенләй юк, дип зарланалар. Бу хакта Россия туңдырма берлегенең генераль директор вазыйфасын вакытлыча башкаручы Геннадий Яшин белдерә. Төрле эчемлекләр сатучылар белән дә шул ук хәл. Язгы чорда башкалада адым саен диярлек су, куас, сыра мичкәләре урнаштырып чыкканнар иде. Май башында берничә көн җылы торганда мичкә янында сатып алучыларны күрергә булды. Хәзер анда да кеше күренми. Сатучылар әйтүенчә, сату бөтенләй юк дәрәҗәсендә.
Кондиционер, җилләткеч сатучылар да җылы көннәр килүен түземсезләнеп көтә. Тик халык аларны аласы урынга кулчатырга, җылырак киемнәргә өстенлек бирә. Җәйге киемнәргә дә сорау аның кадәр күп түгел, диләр.
Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләреннән аңлашылганча, җәйнең бу рәвешле торуы глобаль җылылыкка бәйле икән. Экватор һәм котыплар арасында температура аермасы кимү нәтиҗәсендә һава торышы шундый үзгәрешләр кичерә. Россия киңлекләре өчен һава агымының көнбатыштан көнчыгышка таба күчүе хас. Бездәге һава циркуляциясе Арктиканың салкын җилләренә бәйле. Кызганыч, мондый җәй алдагы 10 елда гадәти хәлгә әверелергә мөмкин икән. Синоптиклар шулай дип куркыта. "Нормаль температура аз булачак. Ә менә салкын, яңгырлы көннәр, киресенчә, күп булачак", - ди Вильфанд. Белгеч искәрткәнчә, безне киләчәктә аномаль җылы кышлар, кыраулы, салкын җәйләр көтә.
Ни хикмәт, бүген тәрәзәгә бер карасаң, кояш чыккан була, икенче карауда ишеп яңгыр койган мәл була. Синоптиклар алдагы берничә көндә дә җылы һава торышы вәгъдә итми. Республика метеорологлары 22, 23 июньдә яшенле яңгыр булачагын белдерә. Җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин икән. Һава температурасы 23 градус чамасы. Дөрес, белгечләр быелгы июль ае яхшы булачак дип фаразлый анысы. Җылы көннәрне июльдә көтәргә кушалар. Ә аңа кадәр артык күп вакыт калмады инде. Бераз гына сабыр итәргә кирәк.
Көннәр матурайганчы интернетны шаулаткан берничә мәзәк хәлгә күз салып алыйк әле. Кайвакыт ил Президенты да кайбер сорауларга юмор хисе белән җавап бирә башлады. Петербургта узган халыкара икътисадый форумда Владимир Путин, АКШның климат буенча Париж килешүеннән чыгуына аңлатма биргәндә, Мәскәүдә начар һава торышы булуына Дональд Трампка "сылтарга" кирәк, дип шаяртып алды. Путин мәзәк авторы буларак кына түгел, героена да әверелде. Дөнья пәрәвезе аша Россиядә ни өчен бүтән җәй булмаячагына җавап та табарга була. Анда тагын ниләр укырга буламы?
Берничәсенә тукталып китик. "Җәй" абоненты вакытлыча эшләми". "Россиядә җәй: кичә җилкәләрне пешергән идек, бүген аяклар өшеде". "Гидроүзәк ашыгыч рәвештә каһвә түбе сатып ала". "Синоптиклар ял көннәрендә 30 градус җылы вәгъдә итә: шимбә - 15, якшәмбе 15 градус булачак". "Россиядә яңа сынамыш барлыкка килде - июнь ае җиткәнче җылы киемнәрне алып куярга". "Россиянең тау чаңгысы курортлары моннан соң июньгә кадәр эшләячәк". Соңгысын мәзәк итеп кабул итмәгез. "Интерфакс" хәбәр иткәнчә, Мурманск өлкәсендәге Хибиндагы тау чаңгысы комплексы, кар күп булу һәм көннәр салкын тору сәбәпле, үз эшчәнлеген июнь аена кадәр дәвам иткән. Илдә менә шундый хәлләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев