Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җәй киләчәк, әмма эссе булмаячак

Без көткән чын җәй июньдә булмаса, июльдә килер, килми калмас дип көткән идек, тик көннәр һаман да җылынып китә алмый, яңгырлар да бертуктамый ява. Синоптиклар да үзләренең фаразлары белән кәефне бозып кына тора. «Фобос» һава торышы үзәге хезмәткәре Евгений Тишковец кичә генә, Үзәк Россия халкы быел кызу җәйне көтеп ала...


- Минем карашка, Үзәк Россиядә инде җәй булмас. Җылылык та бик аз гына булыр. 25-30°C эссене татып булмас инде. Шундый температурада коену сезоны ачылуына ышана алмыйм. Бик кыюлар коенса гына, - дип билгеләп үтте Тишковец.

Казан университеты галимнәре дә июнь башында булган матбугат конференциясендә, июль эссе киләчәк, нормадан югары булачак, дип әйткәннәр иде. Ашыгып әйткәннәр булып чыкты. Университет сайтына яңа гына эленгән фаразларыннан күренгәнчә, июль температурасы нормада булачак. Университетның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сүзләренчә, җылылык 20 градус тирәсе торачак.

- Аерым көннәр эссе дә, салкынча да булырга мөмкин, - дигән ул.

Августны исә ул шулай ук климатик нормада булачак дип ышандыра.

Җиләк соң өлгерә
Балтач районының Янгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир Шәрәфиевнең әйткәннәре дөрес килә. Июнь салкынча килә, табигатьтә хәвеф-хәтәрләр көтелә дигән иде ул. Фаразлары дөреслеккә туры килде. Күңелне җылытырлык берәр сүз әйтмәсме дип, аңа да шалтыраттык.

- Июльнең уннары-унбишләреннән соң ныклап торып җылытачак. Август-сентябрьдә дә җылы булачак, октябрьдә дә көннәр матур торачак. Июль ахыры-август коры килер дип уйлыйм. Боз явып сукмаса, игеннәрнең уңышы бик әйбәт булырга охшаган. Бәрәңгегә дә елы килешеп тора. Җир җиләге бар, әмма ул бик соңга калып өлгерә. Узган елны каен җиләген июнь башында ашаган идек. Быел аңардан бүген генә авыз иттек. Кура җиләге, карлыган уңышы да әйбәт. Ә менә чия белән алмагачтан әллә ни уңыш көтәргә кирәкми, - дип сөйләде ул безгә.

Уракка соңрак төшәчәкләр
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та «Татар-информ»га, басулардагы икмәкнең хәзерге торышы мул уңыш вәгъдә итә, дип белдергән.

- Кояшта кызынырга теләүчеләр быелгы җәйне мактамый инде. Без - авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр: «Көтеп алынган, матур җәй», - дип саныйбыз. Җиде ел рәттән республикабызда җәй һәм яз коры килү сәбәпле, теләгән максатыбызга ирешә алмадык. Табигать шартлары әйбәт булган елларны республика бишәр млн тонна икмәк үстереп җыеп ала. Гадәттә, без 2,5-3 млн тонна җыйдык. Узган ел бераз күбрәк - 4,3 млн тонна булды. Тик соңгы җиде елда 5 млн тонна уңыш җыеп ала алганыбыз юк. Кырларда икмәк нинди генә матур күренмәсен, амбарга кергәнче, ул әле синеке түгел. Әмма игеннәрнең хәзерге халәте зур уңыш вәгъдә итә. Әле игенне тәрбияләү, аны уракка кадәр җиткерү, уракны уңышлы үткәрү, әлбәттә, безнең бик зур бурычларыбыз. Көн салкын булса да, быелгы язга, җәйгә без бер дә уфтанмыйбыз. Дөрес, игеннәрне игү берникадәр кичектереләчәк, - дигән министр.

Көннәр салкын торгач, быел уңышны җыеп алу вакыты да кичектерелә. Шул исәптән уракка төшү чоры да.

- Без соңгы елларда 15-18 июльдә уракка төшәргә ияләнгән идек. Быел җәйнең нинди килүенә бәйле рәвештә һәм игеннәрнең торышына карап сөйләшсәк, уракның башы августның беренче числоларына туры киләчәк, - диде Марат Әхмәтов.

Сүз уңаеннан: 1978 елда да җәйнең беренче ае шундый ук булган, 1969да май белән июнь тагын да салкынрак килгән.

Реклама

shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев