Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хөрмәтле Флүрә апа! Сезне гомер бәйрәмегез, юбилеегез белән котлыйбыз.

Нәгыймова Флүрә Фәрхетдин кызы 1935 нче елның 31 гыйнварында Эзмә авылында туган.

Нәгыймова Флүрә Фәрхетдин кызы 1935 нче елның 31 гыйнварында Эзмә авылында туган. Мәктәптә 7 классны укып бетергәч Кукмара итек фабрикасында эшли. 1956 елда Курсабаш авылы егете Нәгыйм улы Зиннурга тормышка чыга. Курсабаш сөтчелек фермасында сыер савучы булып эшкә керә. Лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшли. 5 балага гомер бирәләр, 2 кыз, 3 малай устерәләр. Тормыш иптәше Зиннур абый белән 59 ел матур гомер итәләр. 2015 елда Зинур абый бакыйлыкка кучә. Олы кызлары Мәрвә гаиләсе белән Шәмәрдән авылында яши, икенче кызлары Мәрхәбә Екатеринбург шәһәрендә яши, уллары Нургаян гаиләсе белән Курсабаш авылында төпләнә, Ильяс гаиләсе белән Байлар Сабасында яши, Мөдәрис гаиләсе белән Курсабаш авылында төп йортта яши. Флүрә апаның 10 оныгы, 9 оныкчыты бар. Бүгенге көндә Флүрә апа кече улы Мөдәрис гаиләсе тәрбиясендә Курсабаш авылында кадер хөрмәттә гомер кичерә.
                                       Хөрмәтле Флүрә апа!
 Сезне гомер бәйрәмегез, юбилеегез белән котлыйбыз. Иң кадерлесе сәламәтлек телибез. Йөрәгегез һәрвакыт яшь булсын, күңелегез картаймасын. Тормышта борчу-хәсрәтләр күрмичә, гомерегезне балалар игелеге, онык-оныкчыклар куанычы күреп, тынычлыкта, муллыкта, сәламәтлек белән, күңел тынычлыгында яшәп үткәрергә насыйп булсын.
Сәламәтлек ташламасын сезне
                Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
               Яшәү яме,дөнья иминлеге
               Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
                  Туган көннәр ел да кабатлана
              Ләкин кабатланмый үткәне.
               Бәхет,шатлык һәм тазалык белән
               Килеп торсын иде көткәне.
                  Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә ,
               Көннәрегезне шатлык бизәсен.
               Сәламәтлек –ярты бәхет, диләр,
               Шушы бәхет читләп үтмәсен.
      
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Корсабаш авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев