Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

XI Республикакүләм Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы

Балалар милли театр сәнгатен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәге тарафыннан 2023 елның 30 ноябрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып узды.

7 нче ноябрьдан 15 нче ноябрьга кадәр конкурсның сайлап алу туры үткәрелде. Конкурста катнашу өчен 61 театраль күренеш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан иң яхшы 10 коллектив йомгаклау (финал) этабында чыгыш ясады.

Конкурсантларыбызга Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Фазылҗанов Олег Фарукъ улы һәм Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Гөлвердиева Гүзәл Агагардаш кызы бәя бирде. Алар үз чиратларында конкурсантларыбызга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үттеләр.

Жюриның объектив фикере буенча, җиңүчеләргә урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кечкенәләр төркеме (1-4 класслар):

1 урын — Теләче муниципаль районы Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе филиалы — Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбенең «Сәйлән» театр коллективы. Җитәкчеләре: Сафиуллина Ә. Т., Сибгатуллина А. Т..

2 урын — Саба муниципаль районы Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернатының «Мизгел» театр коллективы. Җитәкчеләре: Шамсутдинова Л. Т., Ганиева Ә. И..

3 урын — Әтнә муниципаль районы Бәрәзә төп гомумбелем бирү мәктәбенең «Мизгел» театр коллективы. Җитәкчесе: Абсәләмова Ф. А..

Уртанчылар төркеме (5-7 класслар):

1 урын — Әтнә муниципаль районы Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Әкият иле» театр коллективы. Җитәкчесе: Сәлахетдинов Р. Р..

2 урын — Казан шәһәре Авиатөзелеш районың 33 нче гимназиясенең «Өмет» театр коллективы. Җитәкчеләре: Шакирова Р. Г., Мусаяпова Н. Х., Гыйниятуллина Г. Ш., Кашапов И. Р..

3 урын — Саба муниципаль районы шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең «Яшь талантлар» театр коллективы. Җитәкчесе: Халилова Л. Х.. — Саба муниципаль районы Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең «Балачак» театр коллективы. Җитәкчесе: Җиһаншина Н. С. кызы.

Зурлар төркеме (8-11 класслар):

1 урын — Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем мәктәбенең «Якты Нур» театр коллективы. Җитәкчеләре: Гомәрова Р. Т., Агелова Р. З..

2 урын — Теләче муниципаль районы Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе «Өмет» театр коллективы. Җитәкчесе: Зәйнуллина Р. Х.. Иң төп приз — Гран-прига Минзәлә шәһәре «Гимназия» гомуми белем бирү мәктәбенең Р. Муллин исемендәге «Сәяр» театр һәм кино студиясе. Җитәкчесе: Миннемулин Л. Г..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев