Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 2030 елга ике тапкыр артырга тиеш

Владимир Путин: Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 2030 елга ике тапкыр артырга тиеш.

2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы 18,5 процентка артачак, бу хезмәт хакы һәм инфляция үсеше дәрәҗәсеннән күпкә югарырак. 2030 елга бу күрсәткеч кимендә ике тапкыр артырга тиеш. Бу хакта Петербург халыкара икътисади форумының (ПМЭФ-2023) пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) арттыру Россиядәге 4,8 миллион кешегә кагылачак. Путин сүзләренчә, «ул тулаем ил күләмендә хезмәт хакы үсешенә өстәмә стимул булачак».

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта илдә минималь хезмәт хакы 16 242 сум тәшкил итә.

Чыганак

Фото: © «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев