Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Шәмәрдән егете Никитин Сергей Станиславовичны бүген соңгы юлга озаттыллар

Тагын авыр хәбәр килде. Йөрәкләрне өшетеп, сагышка салып арабыздан Шәмәрдән егете Сергей Станиславович Никитин мәңгелеккә китеп барды...

Махсус хәрби операция вакытында Луганск җирендә, аның гомере өзелә.Илебезне, җиребезне сакларга киткән җиреннән Сергей үз аяклары белән туган якка әйләнеп кайта алмады. Әмма аның кылган батырлыгы, хезмәте һәм ил алдындагы изге бурычын үтәве-үзе зур геройлык!

Бүген аны бөтен Шәмәрдән халкы, районыбыз җитәкчеләре, дус-ишләре, гаиләсе соңгы юлга озатты. Сергей Станиславовичны соңгы юлга озатырга килгән ТРсы салым идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Никиташин, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миннеханов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Ф.Закиров, Сергей Никитинның хатынының, гаиләсенең, туганнарының авыр кайгыларын уртаклаштылар.

Батыр сугышчы хакында җылы сүзләр әйттелләр. С.Никитинга үлгәннән соң "Батырлык" ордены бирелә. А.Никиташин аны Сергейның хатынына тапшырды.

Сергей Никитинның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев