Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан россиялеләрне озын яллар көтә

Россиядә киләсе эш атнасы Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү аркасында бер көнгә кыскарак булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы HeadHunter компаниясе юристы, хезмәткә хокук буенча эксперт Татьяна Нечаевага сылтама белән хәбәр итә.

«Атнасына биш көн эшләүчеләр өчен ноябрьнең беренче эш атнасы җомгага (4 ноябрь) туры килгән Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү аркасында кыскарак булачак. Шунлыктан 1-3 ноябрь – эш көннәре, шул ук вакытта, пәнҗешәмбе, 3 ноябрь, бәйрәм алды көне, анда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак», - дип белдерде Нечаева.

Ул шулай ук эшләми торган бәйрәм көннәре булуга карамастан, хезмәткәрләрнең эш хакы кимергә тиеш түгеллеген искәртте. 4 ноябрьдә ял иткән кешеләргә - түләүне эш башыннан алучыларга һәм сәгать исәбеннән түләнүче хезмәткәрләргә эш бирүче өстәмә акча түләргә тиеш.

Реклама

Хезмәткәрне ял һәм бәйрәм көннәрендә, авария һәм һәлакәтләрне бетерүгә бәйле хәлләрне исәпләмәгәндә, аның ризалыгы белән генә эшкә җәлеп итәргә мөмкин. Моның өчен хезмәткәр үз теләге белән икеләтә эш хакы яки бер көнлек эш хакы һәм өстәмә ял алырга мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев