Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хәләл казылыкта дуңгыз ДНКсы табылган?

Узган атнада “Чаллы-ит” комбинатының хәләл казылыгында дуңгыз ДНКсы табылган, дигән хәбәр таралган иде.

Бу хакта Шәһри Казан яза.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләүче “Хәләл” комитеты исә моны кире кага. Алар кулындагы тикшерү нәтиҗәләре бөтенләй башка.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкортстан бүлеге лаборатор анализ вакытында Чаллыда җитештерелгән казылыкта дуңгыз ДНКсы тапкан. Шул ук вакытта продукция хәләл билгесе белән тамгаланган. 

Чаллы казылыгында гына түгел, тагын ике җитештерүченең продуктында табылган ул ДНК.

“Хәләл” комитетыннан хәбәр итүләренчә, хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге лабораториясе «Чаллы-ит» продукциясендә дуңгыз ДНКсын тапмаган.

– Комитет һәр квартал саен предприятиеләрнең хәләл продукциясе үрнәкләрен Россельхознадзор каршындагы «ВНИИЗЖ» идарәсенең Татарстан филиалы аккредитацияләнгән лабораториясенә җибәрә. Соңгы лаборатор тикшеренүләр 2023 елның 9 октябрендә үткәрелде. Сынау беркетмәләре нигезендә, “Чаллы-ит” комбинатының хәләл продукция үрнәкләрендә дуңгыз ДНКсы фрагментлары табылмаган. Әлеге үрнәкләр ваклап сату челтәрендә сатып алынган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Чаллы-ит” предприятиесендә кисешми торган аерым җитештерү биналары каралган, хәләл линиядә аерым хезмәткәрләр эшли, производствода даими контролер бар, – дип аңлатма бирделәр безгә.

Шул ук вакытта, “Хәләл” комитетында билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта Россиядә хәләл пробалар сайлап алуны һәм лаборатор тикшеренүләр уздыруны регламентлаучы ГОСТлар юк. Хәләл продукцияне тикшерү өчен аерым җиһазлар булу һәм махсус шартлар үтәлү таләп ителә.

– Соңгы вакытта хәләл продукциядә дуңгыз ДНКсы табылу тенденциясе күзәтелә. Моның сәбәпләре берничә булырга мөмкин. Берсе – кеше факторы. Әйтик, хезмәткәр дуңгыз ите белән бутерброд ашап, кулын юарга онытып, эш урынына килеп баса. Кулы җиһазга эләгеп китеп, макромолекулалар булачак казылыкка эләгә. Шуннан дуңгыз ДНКсы табыла. Икенче сәбәп – хәләл продукцияне тикшерү методикасы бозылу. Ул методика белән бөтен лаборатория дә таныш түгел. Аның өчен харам белән кисешми торган аерым пычак, такта һәм башка инструментлар булырга тиеш. Шулай ук сәүдә челтәрләрендәге киштәләрдә хәләл ризык хәләл булмаганы белән янәшә торырга тиеш түгел, – диделәр безгә “Хәләл” комитетында.

Фото:«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев