Хәерле иртәләр, дуслар! Көзнең соңгы аена да аяк бастык!
Бүген, 1 ноябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада явым-төшем булу ихтималы аз, әмма урыны белән томан төшәчәк.
Синоптиклар билгеләп үткәнчә, көньяк-көнбатыш һәм көньяктан 5-10 м/с тизлектә җил исәчәк, кайбер урыннарда (ә ТР башкаласында түгел) 14 м/с кадәр булачак.
Көннең якты вакытында һава температурасы 5-10 градус җылылык тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев