Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабы Татарстанда 257 компетенция буенча уза

Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча WorldSkills Russia илкүләм чемпионатында катнашу өчен Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән составы формалаштырылачак.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда WorldSkills Russia һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы башланды. Ярышлар 257 компетенция буенча республиканың 19 шәһәрендә һәм муниципаль районында, шул исәптән Казанда җиһазландырылган мәйданчыкларда уза.

Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча WorldSkills Russia илкүләм чемпионатында катнашу өчен Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән составы формалаштырылачак.

Быел компетенцияләр исемлеге киңәйтелде. Яңалары арасында «Цифрлы электр приводы», «Оча торган робототехника», «Сити-фермерлык», «Комрессор җайланмалары машинисты», «Нефть һәм газ чыгару», «Сакчыл җитештерү», «Банк эше», «Дәвалау эшчәнлеге», «Модалы кием һәм аксессуарлар дизайны», «һава транспортында сервис», «Складлау белән идарә итү», «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү», «Моушн-дизайн», «Алмазлар эшкәртү», дип хәбәр итә ТР Һөнәри компетенцияне үстерү үзәге.

Узган ел Татарстанда чемпионатның төбәк этабы WorldSkills ның 143 компетенциясе буенча һәм 95-е — WorldSkills Juniors компетенцияләре буенча узды. Ярышларда 1702 конкурсант һәм 1681 эксперт катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев