Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Вузларга электрон рәвештә документлар тапшыруны тулысынча «Дәүләт хезмәтләре»нә күчерәләр

2024 елдан бары тик «Дәүләт хезмәтләре»ндә генә Россия югары уку йортларына электрон форматта документлар тапшырып булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы вице-премьер Дмитрий Чернышенкога сылтама белән хәбәр итә.

ВУЗ

Ул документлар тапшыру өчен порталда «Югары уку йортына онлайн керү» дигән махсус сервис эшләвен искәртте. Аның белән эшләү илдәге барлык югары белем бирү учреждениеләре өчен мәҗбүри булачак.

«Быел суперсервис бик тә популяр – абитуриентларның 40 процентка якыны шуннан файдалана, бу узган елгы күрсәткечтән ике тапкыр артыграк. Киләсе елда абитуриентлар документларны электрон рәвештә бары тик суперсервис аша гына тапшыра алачак. Аны куллану барлык югары уку йортлары өчен дә мәҗбүри булачак», - диде Чернышенко.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/vuzlarga-elektron-ravesta-dokumentlar-tapsyruny-tulysynca-daulat-xezmatlarena-kuceralar-5873955

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев