Радио һәм телевидение яңалыклары
25 табиб, 5 сәгатьлек операция һәм 60 килограммлы шеш (БУЛГАН ХӘЛ)
Коннектикут штатындагы Дэнбери госпитале табиблары бер ханымның күкәйлегеннән 60 килограмм авырлыктагы яман булмаган шешне алып ташлау буенча катлаулы операция ясаганнар.
Ханым, кинәт кенә симерә башлавына борчылып, гинекологка мөрәҗәгать итә. Берничә ай дәвамында ул атнага 4,5 кг.га симерә. МРТ процедурасында белгечләр шешнең яман булмавын ачыклый, әмма шеш бик тиз үсә һәм ханымга йөрергә һәм тукланырга комачаулый. Ул инвалид кәнәфиенә утырырга мөҗбүр була.
Нәтиҗәдә 25 табиб, ике атна дәвамында киңәшләшеп, операция планын раслыйлар. 5 сәгатьлек операция уңышлы үтә. Америкалы ханым үзен яхшы хис итә.
Яман булмаган коллоидлы шеш сыекча белән тулы киста булып чыга. Мондый зур шешне табиблар беренчегә күргән. Әлеге вакытта медиклар шешнең шулкадәр тиз үсү сәбәпләрен ачыкларга тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев