Владимир Путин ТАТАР ТЕЛЕ турындагы сорауга җавап бирде
Путин сорау бирүче журналистны бүлдереп: "Мин бер кызның "Путин бай-бай" дип язылган плакат күтәрүен күрдем", - диде. Шуннан соң аңа журналистлар анда "бай-бай" дип түгел, ә "бабай" дип язылганын әйтте.
Беренчедән, мин бездә милли мәсьәләдә бернинди дә кискенлек юк дип саныйм. Икенчедән, тел белән бәйле мәсьәлә бер нәрсәгә генә юнәлтелгән - Россиянең кайсы җирендә генә яшәсәләр дә, балаларның киләчәк тормышлары өчен тигез шартлар булдыру. Мин Татарстанны яратам, анда минем дусларым да күп. Ләкин татарлар Татарстанда гына яшәми бит. Аларның якынча яртысы Россиянең башка төбәкләрендә яши. Бөтенесенең дә тигез шартлары булырга тиеш, һәм әгәр кешеләр үзләренең милли телләрен белсәләр (мин моны бик мөһим дип саныйм), һәм милләтара аралашу телен (рус телен) начаррак белсәләр, ә алдынгы югары уку йортларында рус телендә укыталар, миңа калса, бу Татарстанда яшәүче балалар өчен начар булыр иде. Кешеләргә үз туган телләрен өйрәнү мөмкинлеген тудырырга кирәк. Татар телен генә түгел, ә башка ил халыкларының телләрен дә.
---
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев