Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Дәүләт башлыгының мөрәҗәгатен Мәскәү җәмигъ мәчетендәге бәйрәм вәгазе вакытында мөселманнарның Диния нәзарәте башлыгы, мөфти шәех Равил Гайнетдин укыды.

«Исламның борынгы изге урыннарына хаҗ кылуның тәмамлануын белдерә торган Корбан бәйрәме тирән әхлакый, рухи мәгънәгә ия, кешеләрне берләштерүгә, мәхәббәт, игелек һәм шәфкатьлелек кыйммәтләрен саклауга хезмәт итә», – диелә котлауда.

Россиянең мөселман җәмгыяте ил тормышында һәм масштаблы проектларны – хәйрия, белем бирү, мәгърифәтчелек проектларын тормышка ашыруда актив катнаша. Ислам тарафдарлары үсеп килүче буынны ата-бабаларының традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәттә тәрбияләүгә дә игътибар бирә, дип билгеләп үтте Путин.

Мөселман җәмгыятенең эшчәнлеге «җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу өчен бик мөһим», дип билгеләп үтелә РФ Президенты юлламасында.

Мөфти дәүләт башлыгына котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерде. «Без сәяси лидерыбызга рәхмәт белдерәбез һәм Аллаһтан аңа дәүләт хезмәтендә ярдәм һәм уңышлар бирүен сорап дога кылабыз», – дип хәбәр итә ТАСС аның сүзләрен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев