Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Владимир Путин махсус хәрби операция турында: Максатларыбызга ирешкәч, тынычлык булачак

Махсус хәрби операция, Россия Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча үз максатларына ирешкәч тәмамланачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте.

Бу хакта Татар Информ яза.

«Үз максатларыбызга ирешкәч, тынычлык урнашачак. Ул максатлар үзгәрми. Украинаның денацификациясе һәм демилитаризациясе, аның нейтраль статусы», – диде Путин.

Демилитаризациягә килгәндә, Президент әйтүенчә, әгәр Украина бу мәсьәлә буенча килешүгә чыгарга теләми икән, Россия башка чаралар күрергә мәҗбүр булачак, шул исәптән хәрби юнәлештәге чаралар.

«Бүген Украина берни җитештерми диярлек, бөтенесен «халява»га кайтарта. Ләкин ул «халява» иртәме-соңмы бетәргә мөмкин, ул процесс инде башланды, – диде Путин.

Украина аңа көнбатыш вәгъдә иткән бөтен коралны алды, контрһөҗүм башланганнан бире, РФ Кораллы көчләре 750 ләп танк, 2 меңләп бронь машинаны юкка чыгарды, диде Илбашы.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/vladimir-putin-maxsus-xarbi-operaciya-turynda-maksatlarybyzga-ireskac-tynyclyk-bulacak-5880467

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев