Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Вирусолог: Коронавирусның «стелс-омикрон» штаммы Россиягә килеп җитте

Казан федераль университетының Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов хәзерге вакытта Сovid-19 авыруын «омикрон» штаммы китереп чыгаруы турында әйтте.

Аның сүзләренчә, «омикрон»ның яңа төркемчәләре дә барлыкка килә. Бу турыда ул «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

«Хәзерге вакытта «стелс-омикрон» штаммы иң киң таралган штамм булып санала. Ул башкаларына караганда тизрәк йога», – дип сөйләде галим.

Төрле илләрдә вирусның төрле вариантлары киң тарала. Альберт Ризванов сүзләренә караганда, аларны башка илләргә сәяхәт итүчеләр алып кайтырга мөмкин.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев