Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

VIII «Сәмрух» Ел премиясен тапшыру тантанасы

21 нче февраль көнне «Пирамида» концертлар залында гөрләп Сәләт оешмасы үткәрүендә VIII «Сәмрух» Ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды.

 "Сәмрух" - республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясе. Әлеге премиянең алыштыргысыз символ - Сәмрух кошы, һәм җиңү яулаган һәр катнашучы Сәмрух кошы сыны, махсус бүләкләр һәм акчалата премиягә лаек булды.

Барлыгы 14 төрле номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Алар арасында: "Ел аланы" - Сәләт Раушан, "Ел сәлкеше" - Алмаз Нигмәтҗанов, "Ел директоры" - Гөлназ Гатина һәм тагын бик күп җиңүчеләр. Ә инде районыбызда 2003 нче елда оешкан “Сәләт – Саба” аланы әйдаманнары Фасхутдинова Алсу һәм Вәлитов Рәсүл  “Ел кулдашлары” номинациясендә җиңү яуладылар.

Иҗат үзәге базасында оешкан "Сәләт - Саба" клубы да бу тантананы күреп кайтты. Иң элек алар “Сәләт йортында” башка клуб әгъзалары белән очраштылар, "Безнең уен"да теләп катнаштылар. Иҗат үзәге ягыннан куратор Фаляхова Г.Р. клуб эшчәнлеген үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Реклама

"Сәләт - Саба" клубы катнашучылары яраткан әйдаманнары, башҗитәкләре өчен чын күңелдән җан атып, аларның җиңүләренә сөенеп, ләззәт алып кайттылар.

 

Чыганак: Мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев