Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

VI Бөтендөнья татарлары съезды якынлаша: делегатлар аннан нәрсә көтә?

VI Бөтендөнья татарлары съезды якынлаша: делегатлар аннан нәрсә көтә?

3-6 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узачак. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан гына түгел, чит илләрдән дә күп милләттәшләребез чакырулы. "Интертат" электрон газетасы әлеге делегатларның быелгы съездан нәрсә көтүләре, нинди өметләр баглаулары белән кызыксынды.

Яннат Низаметдинова. Астана, Казахстан ("Астана шәһәре "Дуслык" татар белем бирү мәдәни үзәге" иҗтимагый оешмасы рәисе):

Бөтен Җир шарына сибелеп яшәгән милләттәшләребез белән очрашуны түземсезлек белән көтәм. Без төрле милләтле төрле илләрдә яшәсәк тә, барыбызны да татарлык берләштерә.


Мин үземнең татар булуым белән горурланам һәм яраткан тарихи Ватаным булуына шатланып туя алмыйм. Ул мине һәрдаим төрле чараларга чакырып тора һәм буыннан-буынга тупланган тәҗрибә белән уртаклаша.


Мин Казанда соңгы араларда еш булам. Елга 2-3 тапкыр барырга туры килә. V Бөтендөнья татар конгрессы съездында делегат буларак катнашкан идем.


Быелгы съездан мин яңа танышулар, кызыклы очрашулар, тәҗрибә уртаклашу көтәм. Башкалабыз Казанның матур урыннары белән танышырга да планлаштырам.


Съезд программасында берничә фикер алышу мәйданчыклары каралган. Мин үзем Казахстанның татар хатын-кызлары вәкиле буларак барам һәм "Гаилә, демография, милли тәрбия" темасына фикер алышуда катнашырга ниятлим.


Татарларның бердәмлеген булдыру, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милли тәрбия нигезләрен саклау безнең өчен бик мөһим. Фикер алышу мәйданчыгында бу юнәлештә үзебез башкарган эшләр белән дә танышытрачакмын.


Съезд кысаларында делегатларны Болгар архитектура-музей тыюлыгына һәм Татарстан районнарына алып бару каралган. Мин Болгарга бик күптәннән барырга хыялланган идем. Гомумән, бу съездан бары файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алырмын дип уйлыйм.

Динара Хәйруллина. Баку, Әзербәйҗан (Татар диаспорасы өчен агарту һәм мәдәни чаралар оештыручы):

Мин Бөтендөнья татар конгрессының 2017 елдагы съездында делегат булган идем. Монысы минем өчен инде икенче булачак. Шулай ук 2008 һәм 2012 елларда Бөтендөнья Яшьләр форумында катнашканым бар. Үзем Казанда еш булам, шуңа да Форум вәкилләре белән дә даими күрешеп торам.

Соңгы тапкыр Татарстан башкаласында узган елның октябрендә булган идем. Казан минем өчен энергия үзәге кебек, мин аннан илһам алам, тарихи Ватанымның үзәге мине яңа эшләргә дәртләндерә. Бу гади сүзләр генә түгел. Ул шәһәрдә минем якыннарым, туганнарым, дусларым яши. Мин алар янына бик теләп кайтам.

Съездга килгәндә, ул вакыт ягыннан Федераль Үзәк һәм Татарстан арасында Шартнамә вакыты төгәлләнүгә туры килә. Һәм бу безнең өчен, бөтен татарлар өчен дә мөһим. Чит ил диаспорасы вәкиле буларак шуны әйтәсем килә: Республика җитәкчелеге безнең халыкның Мәскәү каршында ихтыяҗларын яклар дигән зур өметләр баглыйбыз. Милләтебезнең һәрвакыт битараф булмаган һәм актив әгъзаларын бергә җыйган Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында әлеге Шартнамәнең безнең өчен ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлатучы күмәк мөрәҗәгатьләр кабул ителер дип ышанам.

Рита Хәсәнова.Будапешт, Венгрия. ("Әлифба" татар җәмгыяте рәисе):

VI Бөтендөнья татар конгрессы съездында мин Венгриядә яшәүче татарларны тәкъдим итәчәкмен. Безнең "Әлифба" татар җәмгыяте 2014 елда төзелде. Яшь булуына да карамастан, Венгрия татар диаспорасы инде ике тапкыр Татарстан Президенты белән очрашырга өлгерде.


Мин үзем мондый мәртәбәле форумда беренче генә катнашачакмын. Аннан яңа танышулар, хис-кичерешләр, проектлар көтәм.

Татарстан һәм Венгриядә яшәүче ватандашларыбыз арасында мөнәсәбәтләр бик үзенчәлекле, чөнки 2016 елда Россия Дәүләт Думасына узган сайлауларда без Татарстаннан депутатлар сайлау округы булдык. Съезд вакытында үзебез сайлаган хакимият вәкилләре белән очрашып, аларны Будапештта узачак ватандашлар конференциясенә чакыра алырмын дип ышанам.

"Әлифба" татар җәмгыяте - Европа альянсына керә торган оешма һәм ул БТК белән дә актив хезмәттәшлек итә. Без Европа Сабан туйларын, татар мәдәнияте көннәрен, әдәби кичәләр уздырабыз. Казан федераль университеты, Венгрия дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмалар тырышлыгы белән Аяз Гыйләҗевның "Йәгез, бер дога!" әсәре тәрҗемә ителде. Бу басма Венгриянең әдәби җәмәгатьчелегендә зур резонанс тудырды.

Лилия Вәлиева. Брюссель, Бельгия. ("Бельгия татарлары" берлеге җитәкчесе):

Реклама

V Бөтендөнья татар конгрессы съезды декабрь аенда узган иде. Ул күпләребезне берләштерде. Мисал өчен, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез безгә көн саен хәбәрләр юллап бара һәм без үзебезгә кирәкле мәгълүмат алабыз.

Европадагы күп кенә актив милләттәшләребез белән без нәкъ менә съезд вакытында дуслаштык. Бу - фикердәшләрең белән бер атна арлашу дигән сүз. Без көндәшләр түгел, ә туганнар кебек, һәрвакыт әңгәмәгә, тәҗрибә уртаклашуга әзер. Без үзебездә булган яхшы әйберләр белән үзара бүлешергә әзер. Сыйфатлы мәгълүматне никадәр күбрәк бүлешсәң, шул кадәр эшләве дә җиңелрәк. Башкарган эш күләме дә арта.

Съездлар арасында булган бик күп чараларда да күрешәбез. Мисал өчен, 25 майда Эйфель манарасы янында үткәрелгән Сабан туенда адым саен танышларыбызны очраттык, Париж үзәгендә туган авылыбыз урамында йөргән кебек йөрдек.

Бельгиядәге Сабан туена да чит илләрдәге милләттәшләребез килә, без аларга барабыз.


Узган 2015-2016 еллар аралыгында гына да Италия, Франция, Германия, Чехия, Австрия, Испания, әлбәттә, Россия һәм Казанда булдык. Әгәр Европадагы татарларны белмәсәк, алай ук йөрмәс идек. Турист буларак чит илгә чыгу бер хәл, ә милли киемнәрдән, белмәгән җиргә, әмма таныш балган кешеләр янына бару икенче нәрсә.

Рива Рюдиссер. Вена, Австрия (Австриядә татарларның "Мирас" җәмгыяте рәисе):

Бөтендөнья татар конгрессы корылтайларында мин даими катнашып торам. Бу - төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән татарлар өчен бик мөһим вакыйга. БТК татарларны берләштерә, башка татар оешмалары белән таныштыра, тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мәйданына әверелә.

Фәүзия Һадиуллина. Таллин, Финляндия (Эстония татарларының "Идел" мәдәни җәмгыяте идарә әгъзасы):

Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда моңа кадәр дә катанашканым бар иде. Бу съездан исә милләт тормышына кагылган проблемаларның кәгазьдә генә калмыйча, чишелүен көтәм. Танышларымны арттырырмын, кирәкле очрашулар булыр дип өметләнәм.

Әмир Җиһаншин.Торонто, Канада ("Берлек" татар берлеге яшь лидеры):

Чит илдә мин 20 елдан артык яшим, һәм, шулай булуга да карамастан, татарлар белән элемтәдә торырга тырышам. Шуңа да съезда катнашу минем өчен бик кирәкле һәм мөһим. Яңа идеялар ишетәсем, дөнья буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләремнең уңышлары белән танышасым килә. Минем мәдәниятемне, телемне, гореф-гадәтләремне, динемне белгән кешеләр мине һәрчак үзенә тарта. Шунлыктан, иң беренче чиратта, шәхси үсешем өчен мин шул темаларга басым ясаячакмын.


Икенчедән, минем башка диаспора вәкилләре белән аралашасым, безнең кебек кыенлыклар белән очрашкан очракта, ул мәсьәләләрне ничек хәл итүләрен беләсем, тәҗрибә уртаклашасым килә.


Съездга мин ерактан, Канададан киләчәкмен. Үземнең чарада катнашуым белән башкаларда да милләтне алга җибәрү өчен этәргеч ясармын дип ышанам. Чөнки милләт өчен аз гына файда эшләсәң дә, ул тагын да тизрәк үсәчәк һәм камилләшәчәк.


Лилия ЛОКМАНОВА

Чыганак: http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев