Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ветераннар яшьләрчә уйнады

Әле кайчан гына хоккей командаларының төп бомбардирлары булган ветераннар кәшәкәләрен куярга җыенмыйлар. Узган шимбәдә Лесхоздагы "Нарат" боз сараенда үткәрелгән ярыш та шуны раслады.

Бу юлы хоккей ветераннары жирәбә буенча өч командага бүленеп көч сынашты. "Мондый ярыш бездә беренче тапкыр үткәрелә. Идеясе бездән булды, яшьләр эшләре һәм спорт комитеты финанслады. Барысыннан да киеренке уен көтәбез",- диде Шәүкәт Җәләлиев. Беренчеенал операциясе уенда "Саба-1" һәм "Саба-3" командаларының очрашуы 6:3 исәбенә төгәлләнде. Финалда жиңүне көндәшләрен 9:3 исәбенә отып, "Саба-II" ветераннары (капитаны Шәүкәт Җәләлиев) яулады. "Саба -I" командасы (капитаны Фәргать Нуриев) - 2нче, "Саба-III" хоккейчылары (капитаны Фаил Зәйнәгыев) 2нче урында. Призерларга район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов Грамоталар, акчалата призлар тапшырды.

http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев