«Ватанны саклау дигән һөнәр бар» дип аталган очрашу
16 ноябрь көнне Саба Гимназиясендә «Ватанны саклау дигән һөнәр бар» дип аталган очрашу узды.
Анда Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссары Закиров Фәнис Фәрит улы һәм Михайловск хәрби артиллерия академиясе укытучысы подполковник Сахаров Петр Алексеевич чыгыш ясады. Алар укырга керү, имтиханнар һәм курсантларның тормышы турында барысын да сөйләделәр. Чара барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев