Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Вакытсыз вафат булган татар журналисты Наил Алан Теләче районында җирләүне васыять иткән
Татар журналисты Наил Алан 55 яшендә вафат. Мәгълүматны “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов раслады. “Наил Аланның үлеме - татар халкы өчен зур югалту. Ул үзенең позициясе, стиле белән татар дөньясына танылган шәхес иде”, - ди Рим Гыйлфанов.
“Азатлык” радиосы корреспонденты, 55 яшьлек Наил Алан Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат була, дип хәбәр итә Татар-информ. Хезмәттәшләре йөрәк авыруыннан булса кирәк, дип фаразлыйлар. Рим Гыйлфанов Наил Аланның сәламәтлегенә зарланганы булуын әйтә. Әмма журналист, курыкмыйча, Африкага чыгып киткән. Бу - аның Африкага өченче сәяхәте булган.
Наил Алан үзен туган авылына алып кайтып җирләүне васыять иткән булган.
Наил Алан Хисамиев 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туган. 1970 елда Алан урта мәктәбен, 1986 елда Казан дәүләт университетын тэмамлаган. Төмәндә эшләгән. Соңгы эш урыны - "Азатлык" радиосы.
Соңгы елларда Прагада яшәгән.
.jpg)
---
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев