Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Язгы ташу вакытында Татарстанда 220ләп торак пунктны су басарга мөмкин

Иң хәтәр сценарий буенча, Татарстанда су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 220 торак пункт эләгү куркынычы бар, анда 13 000 нән артык кеше яши. Бу хакта республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, 2024 елның язгы су басуына фаразлар борчулы. Февраль ахырына республикада кар катламының биеклеге уртача күпьеллык күрсәткечләрдән күпкә югарырак. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, бу язда су ташу көчле булырга охшап тора.

"Муниципаль районнарга бүгенге көннән үк югары әзерлек режимына күчү, ә су басу башланса, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчү тәкъдим ителде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев