Соңгы ике елда машина хакларының кинәт үсеп китүе күзәтелә. Бу Русия сумының ике тапкырга диярлек очсызлануына да нык бәйле. Шуңа күрә кеше кулыннан бераз йөрелгән машина сатып алучылар арта башлады. Тик бу четерекле мәсьәлә.
Чөнки игъланнар аша булсынмы, машина базарыннанмы, хәтта тотынылган машиналарны сатып алып, бераз төзекләндереп сатучы рәсми автосалоннар аша алган очракта да, алданырга мөмкинсең. Машинаның "чиста" булуына алар да төгәл генә ышандыра алмый. Шуңа күрә кулдан автомобиль сатып алырга теләгән кешеләргә берничә киңәш артык булмас дип уйлыйм.
Иң башта, әлбәттә, машинаның документларын җентекләп тикшерергә кирәк. Кирәкле документларсыз машина- бары тик тимер өеме генә. Сатып аласы автомобильне күргәннән соң, документларны җентекләп өйрәнә башлагыз. Бигрәк тә ПТС (транспорт чарасы паспорты), СР (теркәү таныклыгы), машина хуҗасының паспортын сорап алып карарга да оялмагыз.
Шулай ук автомобиль страховкасын, техник тикшерү үтү-үтмәвен, сервис китабын карыйк әле дияргә дә кыенсынмагыз. Кыскасы, автомобильгә кагылышлы барлык документларны да карап, хуҗаның паспортындагы мәгълүматлар белән чагыштырып чыгыгыз. Әгәр дә хуҗа кеше документларның күчермәсен (копия) генә күрсәтсә, я булмаса, кайбер документларны өйдә онытып калдырганмын дип, сезнең таләпләрдән читкә тайпыла башласа, бу кеше белән тизрәк хушлашу ягын карагыз.
Хәзерге заманда интернет челтәре дә ярдәмгә килә ала. Сез тикшереп чыккан документларда шикләнерлек сәбәп табылмаса да, иренмичә генә компьютер аша да карап чыгу кирәк. Анда сезнең бөтенләй башка хәлне күрүегез дә мөмкин. Иң башта Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең (ГИБДД) рәсми сайтының (WWW/gibdd.ru) "Онлайн-сервисы ГИБДД" бүлегендә "Проверка автомобиля" пунктына керегез. Нәкъ шунда сез сатып алырга теләгән автомобильнең төрле аварияләрдә булу-булмавын, теркәү тыелу-тыелмавын һәм, урланып, эзләү дәрәҗәсендә түгелме икәнлеген, нинди дә булса банктан кредит алып залогта булмавын күрә алырсыз.
Әлбәттә, бу озак кына вакытны алачак. Шуңа карамастан, түземлегегезне җыеп, беләсе килгән сорауларыгызга җавап табарга тырышыгыз. Ни дисәң дә, 1000 сумлык әйбер алмыйсыз бит. Безнең заманда хәтта 100 сумлык әйберне дә тикшереп алу артык булмас. Интернет челтәрендә тагын "Автокод" дип исемләнгән (WWW.avtokod.mos.ru) портал да бар. Әлеге сайт Мәскәү адресы белән булса да, башка регионнардан да мәгълүматлар тупланган. Анда шулай ук автомобильнең авариягә эләгүе, залогта булуы, такси буларак эшләү-эшләмәве күрсәтелгән. Шунда ук автомобильнең сервис китабы буенча гарантия вакытында нинди төзекләндерү эшләре башкарылганлыгы хакында да белергә була. Машинаның "чиста" булуын автомобильнең номеры һәм дәүләт теркәү номеры аша да ачыклап була. Әлбәттә, тулы мәгълүмат алу өчен 300 сум акча түләргә кирәк.
Кимендә 300 меңлек машина алганда 300 сум жәлләп торуны урынсыздыр дип уйлыйм. Машинагызга запчастьлар алырга уйласагыз да бик сак эш итәргә кирәк. "Авито" интернет сайты аша машинасына запас частьлар сатылуы хакында игълан күреп, акча күчереп отылган кешеләр бар. Акча күчү белән сатучы юкка чыга икән. "Авито" сайты аша алыш-биреш итүчеләрнең бик еш кына төп башына утыру очраклары ешайды. Бу хәлләр мәгълүмат җитмәүдән килеп чыга. Соңгы елларда берничә компания Русиядә автомобиль җитештерүне туктатты. Шул ук вакытта бөтенләй беркайчан да безнең илдә эшләнмәгән машиналар сатып алучылар да бар бит.
Еллар үтә тора, машиналар искерә һәм запас частьлар сорый башлый. Шул вакытта машина хуҗалары, очсызгарак төшә дип, турыдан-туры интернет челтәре аша эзли башлый. Арадашчы автомобиль кибетләре, автомастерскойлар аша бик кыйммәткә төшә дип уйлыйлар алар. Гамәлдә исә нәкъ киресенчә. Берничә ел буена эшләгән автомагазин һәм автомастерскойлар частьларны күпләп ала һәм шуңа күрә дә алар очсызгарак сата. Күмәртәләп сатучы склад хуҗалары да күп еллар хезмәттәшлек иткән магазиннарга төзек һәм яхшы частьлар җибәрә. Өзлексез түләп килгән, ышанычлы автомагазиннар аларга да кирәк бит. Автомастерскойлар белән дә шундый хәл күзәтелә. Кайткан частьны машинагызга ул үзе урнаштыра һәм аның төзеклеге өчен җавап бирә бит. Запас частьның да гарантия вакыты билгеләнә. Ә сез үзегез почта аша кайтарткан частька алар бернинди дә гарантия бирми.
Тагын бер киңәш артык булмас. "Авито" һәм am.ru сайтында машина сатарга теләүчеләрне дә искәртәсе килә. Күршем мунча белән гараж төзергә акча кирәклектән ике машинасының берсен сатарга булды. Төзелеш эшләренә ярдәмгә очсызрак машина алырга уйлады.
-"Авито" сайтына сатуга куйган идем. Берәүләр миңа "кичке якка машинаңны алып кил, без сатып алабыз" дип элемтәгә чыктылар. Боларның, машинаның торышын, тышкы кыяфәтен дә күрми торып сатып алырга теләүләре мине шикләндерә башлады. Очрашуны кичке вакытка куюлары да шик уятты. Шуннан соң машинаны Уфа шәһәренең Октябрь районында урнашкан дәүләт транспорт теркәү идарәсе янына алып килеп күрсәтәчәгемне белдергәч, сатып алырга теләүчеләр шунда ук юкка чыктылар. Шуннан соң гына боларның мошенниклар икәнлеген аңлап алдым, - дип авыр сулап куйды.
Күп тә үтмәде күршем, үзе теләгәннән бераз очсызгарак булса да, машинасын үзе белән бергә эшләгән егеткә сатып җибәрде. Шуннан киттек без моның белән тотылган машиналар базарына. Ул үзенә төзелеш эшләрендә ярдәм итәрлек машина карый, мин үземнең искене яңаракка алмаштыру теләге белән базардагы машиналар белән танышып йөрим. Бу язмамның башында язганча машиналарның документлары, паспортлары белән танышам. Я артык кыйммәт кебек тоелалар, очсызы ошамый.
Күршем үҗәтрәк булып чыкты, автомастерскойларда танышлары да күп икән. Үзенә ошаган машина хуҗаларына "әйдәгез мастерскойда тикшереп карыйк, анда акча үзем түлим" дип мөрәҗәгать итә башлады. Барсы да диярлек каршы килделәр. Кайберләре, бәлки, шүрләгәндер, ә кайберләре машинасының сораган хакка тап килмәвен сизенгәндер. Йөри торгач, нәкъ ул эзләгән "Нива" машинасына тап булдык. Хуҗасы да мастерскойда тикшертүгә каршы килмәде. Анда алып барып тикшерә башлагач, машинаның җитешсезлекләре ачыклана башлады. Нәтиҗәдә күршем баштагы хактан 60 мең сумга кимрәк хакка машиналы булды. Автомастерскойда ул барлык тикшерүләр өчен 1 мең сум акча түләде, аның каравы 59 меңен янында калдырды. Бу очракта күршемнең таныш механиклары булуы ярдәм итте. Мондый хәлне күргәч, мин бөтенләй тотылган машина алу уеннан кире кайттым. Андый машина алырга уйласагыз, үзегез күреп белгән машинаны гына алырга тырышыгыз.
Соңгы вакытта яңа машина алучыларга дәүләт программалары да бар, ташламалар белән, бәлки, бик кыйммәт булмас дип, мин яңа машиналар салонына юлландым. Нинди дәүләт ярдәме бар, кредит процентлары күпмерәк дип кызыксына башладым. Узган елның 1 июленнән "Беренче автомобиль", "Гаилә автомобиле" дип исемләнгән программалар эшли башлаган иде. Алар нигезендә яңа автомобильгә 10 процент күләмендә ташлама ясала, башлангыч түләүләр дә каралмаган, банк процентлары да бик югары түгел икәнлеген ишетеп тордык. Бак дисәң, бу программаларга каралган дәүләт акчалары 19 октябрьдә үк беткән икән. "Моңа кадәр нәрсә авыз ачып йөрдегез,"- дип көләләр автосалон егетләре.
Башка төрле бер программа да юкмы, дип сорыйм. Бездә 16 процент белән кредит алып була, диләр. Шул ук автомобиль компаниясенең Уфа янындагы Зубово автосалонына юл алдым. Монда "банк процентларын дәүләт субсидиясе аша киметә торган программа бар бездә", диләр. Банк проценты 8,3 икән. Автосалонда эшләүче менеджер егет тә машина хакын 1 процентка киметәчәкбез дип куандырды. Машина хакы һәм банк процентлары язылган кәгазьләрне алып шул ук автомобиль компаниясенең Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә урнашкан автосалонына киттем. Андагы менеджер егеткә алып килгән кәгазьләремне күрсәттем. Ул танышып чыкты да: "Ә без бу хакны тагын 10 меңгә киметә алабыз", - дип җавап бирде.
Шулай итеп, бер үк компаниянең 3 салоны арасында йөри торгач, әлеге машинаны 36 мең сумга кимрәк хакка сатып алдым. Банк кредиты килешүе белән танышканда бик игътибарлы булыгыз. Салоннар буйлап йөргәндә ике кеше йөрү бигрәк тә отышлы. Мин үземнең икътисадчы белгечлеге алган өлкән улым белән йөрдем. Килешүдә ул безнең файдага булмаган кимчелекләрне күреп алды һәм төзәтмәләр керттерде. Без әлеге килешүне имза куярга чыгарып биргән килешү белән тагын бер кабат чагыштырып чыктык. Игътибарлы булмасаң, төзәтмәләр кертелмәгән килешүгә кул куйдырырга да мөмкиннәр. Зур суммада кредит алганда 1 процентка алдануың да зур чыгымнарга китерәчәген барыбыз да аңлыйбыз. Уяу булыгыз.
Рәдиф ФӘТХИ
Өмет
№ --- | 26.02.2018
Нет комментариев