Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ушу буенча дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов: Сайлауларда катнашу мәҗбүри түгел, әмма мөһим

Сайлауларда катнашу гражданлык җәмгыятенең мөһим күрсәткече булып тора, ди спортчы.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", "Ялкын"). Ушу буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Ильяс Хөснетдинов Казанның 135 мәктәбе спортзалына урнашкан сайлау участогында илнең киләчәге өчен тавыш бирде, дип яза "Ялкын" журналы.

«Һәр кеше сайлауга барып, илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш, дип саныйм. Шушы гамәлең белән дусларыңа, якыннарыңа яхшы үрнәк күрсәтәсең. Сайлауларда катнашу мәҗбүри булмаса да, минем уйлавымча, бу - бик мөһим процедура, гражданлык җәмгыятенең мөһим күрсәткече булып тора», - диде "Ялкын" хәбәрчесенә Ильяс Хөснетдинов.

Реклама

Исегезгә төшерәбез: Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.

Россия Президентына кандидатлар: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов, Григорий Явлинский.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев