Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үсә Саба, зурая

Район үзәге Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе территориясе елдан-ел зурая, бирегә авыллардан, башка районнардан, хәтта зур шәһәрләрдән яшәргә дип күченеп килүчеләр да бар.

Халык телендә Шәмәрдән ягындагы участок дип йөртелүче өлеш инде киңәеп, Тимершык авылына чыгып китә торган якта үзе бер кечкенә авыл кадәр торак пункт хасил булды дисәк тә ялгыш булмас. Биредәге җир кишәрлекләренең күбесе күпбалалы гаиләләргә хөкүмәт тарафыннан бушка бирелә торган программа аша үз хуҗаларын тапты. Иң соңгы участоклар быел үз ишекләрен ачкан Саба урта мәктәбе территориясенең арткы ягында урнашкан. Ясная, Аграрная, Полевая, Большая, Радужная, Новоселов, Западная урамнары 219 җир кишәрлеген үз эченә ала. Моннан берничә ел элек бирелгән шундый җир кишәрлекләрендә инде бик матур йортлар балкып утыра. Шулай булмый мөмкин дә түгел! Асфальт юл салынган, ут сузылган, су кертелгән, газ тоташтырылган. Дөньялар имин булсын да, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын!

Саба шәһәр җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев