Урта Саба җәмгыятендә бүген борчакны сенажга сала башладылар
60 гектарлы басуда бу культура тәмам җитешкән, җимшәннәр тулган.
Азат Вәлиев ургыч белән егып бара. Артыннан ук комбайнчы Айрат Галимуллин сенажга турата. Камаз шофёрлары Тимур Ахунов, Альфред Галәвин, Илнар Мәрданов өзеклекләр булдырмый яшел массаны чокырга ташый. Хуҗалык җитәкчесе Ленар Саматов та эш барышын күз уңында тота.1200 баш терлеккә азык запасы туплаган чорда һәркем үз эшенә җаваплылыкны тоеп, бердәм тырышып хезмәт куя. Яңгырлар бу җирлектә аз ява. Шуңа борчакны да сенажга салу ихтыяҗы туа.
Фотолар галереядә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев