Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Умартачылык буенча идарә юкка чыгарылу сәбәпле, «Татарстан балы» бренды да юкка чыгачак

«Татарстан балы» бренды 2021 елның августында теркәлгән иде.

Бүген Татарстан Хөкүмәте республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына кергән «Татарстан Республикасының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» дәүләт бюджет оешмасы бетерелүе турында карар чыгарды. Ведомствоның генераль директоры Марат Миңнебаев «Татар-информ»га белдерүенчә, идарә белән бергә «Татарстан балы» бренды да юкка чыгачак.

«Татарстан балы» брендын безнең учреждение патентлаштырды. Республикада җитештерелгән балның бернинди дә үз бренды юк иде. Хәзер бар – «Татарстан балы», бернинди КФХ, хуҗалыкныкы да түгел, ә дәүләт структурасы теркәгән бренд. Дәүләт учреждениесе юкка чыгарылгач, бренд та автомат рәвештә юкка чыга», – диде Марат Миңнебаев. «Татарстан балы» брендын теркәү өчен гариза 2020 елда җибәрелгән, 2021 елның июнендә ун елга патент алынган.

Оешма җитәкчесе брендны алу өчен «күпме кирәк, шуның кадәр көч һәм акча кертелде», диде, әмма суммасын әйтүдән баш тартты. Брендның юкка чыгуы кызганычмы дип сорагач, ул «ни дисәң дә, бу кешеләрнең хезмәте, без моңа бардык һәм тормышка ашырдык», - диде. Марат Миңнебаев брендны саклап калдыру өчен нәрсә дә булса эшләү турында уйланачакларын әйтте. Ликвидация процессы барганда, уйлашырбыз, диде.

«Татарстан умартачылары» республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин бренд юкка чыгарылу белән кискен риза булмавын әйтте.

«Без министрлыкка хат язачакбыз. Бренд дәүләт акчасына, бюджет акчасына теркәлгән. Юкка чыгарыла икән, безгә – Татарстанның умартачыларына бирсеннәр. Бренд кирәк. Менә «Башкорт балы» бар, ул шул ук, әмма безнең 3 литр бал 1500-1800 сум торса, ә башкортлар шул ук балны бренд исәбенә 2500 сумга саталар. Ә Уфада конкурста безнең Тәтеш умартачысы Фердинанд Вафинның балы иң яхшысы дип табылды. Дөресен генә әйткәндә, ул брендны алдылар, ул кирәк, әмма аны кулланмадылар. Брендны танытырга, халыкка җиткерергә кирәк», – диде Шәүкәт Хәйруллин.

Татарстан умартачылары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин

Фото: © Солтан Исхаков

Марат Миңнебаев, учреждениене юкка чыгаруга мөнәсәбәте турында шәрехләүне кирәк дип тапмады, «Бу – җитәкчелек карары», дию белән чикләнде. Министрлар Кабинеты карары буенча ике атна эчендә ликвидация комиссиясе төзелә, аннары һәр кешегә эшеннән азат итү турында карар җиткереләчәк. Учреждениедә, районнарны да кертеп, барлыгы 60 кеше эшләгән. Киләсе эш урын турында сорагач, Марат Миңнебаев «беркая да түгел», дип җавап бирде.

«Без умартачыларга булыштык, 3 ел бик тыгыз эшләдек», - дип бәяләде җитәкче үз эшен. Учреждение умартачыларны консультацияләү, мәгълүмат бирү, бал кортларына кирәкле әйберләрне җиткерү белән шөгыльләнгән. Бал кортларын агулау очраклары булганда, сәбәпләрен һәм зыянны ачыклау белән шөгыльләнгәннәр. Учреждение башкарган бу вазифалар районнарга – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тапшырыла. Аларда штат булдыру ихтималы күздә тотыла.

Марат Миңнебаев

Фото: © Солтан Исхаков 

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев