Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Укырга барырга ярдәм ит" акциясе

Баланың мәктәпкә җыенуы-аның өчен генә түгел, ә әти-әнисе өчен дә дулкынландыргыч чара. Һәр гаиләнең дә бөтен кирәкле әйберне сатып алу мөмкинлеге юк.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдәге мәктәп яшендәге укучыларына мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрсәтте. Спонсорлар: шәхси эшмәкәр Шәвәлиев Айдар Айрат улы, «Хозтовары» ҖЧҖ генераль директоры Хурамшин Фәннур Фәнис улы һәм «Гафэль» ҖЧҖ директоры Галимуллина Эльвира Ринат кызы. Иганәчеләр ярдәме белән барлык балалар да мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы алдылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе уку елына әзерлектә аз керемле гаиләләрдә яшәүче балаларга конкрет, адреслы ярдәм күрсәткәне өчен барысына да рәхмәт белдерә.

 

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев