Укыйсым килми... мәктәптә
Авылда безгә каршы яктагы йортта өлкән яшьтәге укытучы Фәридә апа яши иде. Кечкенә чакта никадәр генә шаян-шук булсак та, мөгаллимәнең кирпеч төсендәге капкасы янына килеп җиткәч, бөтен бала-чага шып булабыз. Йөгерергә, кычкырырга ярамый, Фәридә апа ни әйтер! Укытучыга карата хөрмәтне әнә шулай тәрбияләгәннәр. Бүген исә өч кешенең икесе мәктәп белән...
"Бүген кышкы каникулдан соң беренче уку көне. Тик икенче сыйныфта белем алучы улым өйдә калды. Әлегә бу хәл үзебезгә дә сәер булып тоела. Ни өченме? Чөнки без мәктәптән киттек..." Декрет ялындагы хезмәттәшебез Гөлназ Гыйләҗеваның социаль челтәрдәге әлеге хәбәре бер мәлгә аптырашта калдырды. Юк, аның моңарчы да, мәктәптән китеп, өлкән улын гаиләдә укытырга җыенулары турында әйткәне бар иде. Тик ул вакытта, мондый хәлне күз алдына да китерә алмау аркасындамы, яңалыкка артык игътибар итмәгәнмен, ахры. Гөлназның улы Саматның мәктәптән киткәненә тиздән бер ай була. Ул хәзер укучы түгел, ә анскулер, ягъни "өйдә белем алучы". Гыйләҗевлар якын арада уку йортына кире әйләнеп кайтырга җыенмый.
Баштан ук ачыклык кертик: "гаиләдә укыту", ягъни "семейное обучение"ны "өйдә укыту", ягъни "домашнее обучение" белән бутарга ярамый. Соңгысы сәламәтлеге какшау аркасында, өйдә укырга мәҗбүр булган балаларга кагыла. Мондый малай-кызлар белән укытучы үзе килеп шөгыльләнә. Әти-әниләр исә өйдә укыту өчен тиешле шартлар гына тудыра. Гаиләдә укыту да канунга каршы килми, дип аңлаттылар "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә Татарстан Мәгариф министрлыгында. Баланың мәнфәгатьләрен исәпкә алып, әти-әниләр аңа белем бирү ысулын үзләре сайлый ала, диелгән 2012 елның декабрендә кабул ителгән федераль законда. Әмма гаиләдә укыту белән кызыксынучылар нәкъ менә соңгы арада күбәйгән. Үзенә күрә модага әйләнеп бара бу!
Гаиләдә укуга теләсә кайчан - 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр күчәргә мөмкин. Әти-әнигә гариза язарга гына кирәк. Ә ни өчен китәргә җыенуыңны аңлатып торасы юк. Закон нигезендә, гаиләдә укытканда белем бирү өчен җаваплылык тулысынча әти-әни җилкәсенә төшә. Кыскасы, математика, рәсем дәресләрен ничек кенә укытмасыннар, бала федераль стандартлар (ФГОС) белән билгеләнгән нормадан ким булмаган дәрәҗәдә белем тупларга тиеш. Гаиләдә укучыларны аерым мәктәпкә беркетәләр, алар, күпмедер вакытка бер тапкыр уку йортына килеп, сынау уза. Кайчан һәм нинди фәннәр буенча "имтихан" тотасын әти-әниләр үзләре хәл итә. Дәресләр тәртибен дә.
Бер айга - 2-3 мең сум
"Саматны гаиләдә укыту турындагы карарны кабул иткәнче, ярты елга якын вакыт узды. Мәктәптән китәбез дип тәмам хәл иткәч тә, кире уйлаганыбыз булды. Гаиләдә укытуның никадәр җаваплы эш икәнен аңлыйбыз. Бала белән кат-кат киңәштек. Аңа артык басым ясыйсы да килмәде. Әмма көннәрнең берендә улым мәктәптән кайтты да: "Минем өйдә укыйсым килә", - диде. Аның сүзләре безнең өчен хәлиткечкә әйләнде. Аерым бер мәктәптән яки укытучыдан түгел, ә белем бирү системасыннан читләшергә теләдек. Сер түгел, сыйныфта яхшырак укый торган балаларга өстенлек бирәләр. Ә калганнарга укытучының вакыты җитми. Дәрестә аңламагач, өйдә төнгә кадәр өй эшләрен башкарырга туры килә иде. Бала бит ул, аның уйныйсы, мультфильм карыйсы да килә. Шуңа күрә укуга карата кызыксынуы кимүен сизә башладым. Ә хәзер баланың буш вакыты күбрәк", - ди Гөлназ Гыйләҗева. Аның әйтүенчә, гаиләдә укытуга күчкәннән бирле, баланың сәламәтлегенә бәйле проблемалар да кимегән. Мәктәптән китүгә әнә шул да сәбәпче булган.
Мәктәптә барысы да аңлашыла кебек. 45 минутлык дәрес, аннары 10-15 минут дәвам иткән тәнәфес, укытучылар... Ә өйдә нишләргә? Әти-әни бөтен фәнне белеп бетермәскә дә мөмкин бит. Бүген гаиләдә укучыларга интернетта онлайн-дәресләр җитәрлек. Балага репетитор ялларга да була. Бер шәһәрдә яки бер районда яшәүче "гаиләдәгеләр" үзара җыелышып та укый. "Мин мондый тәртипкә каршы, - ди Гөлназ Гыйләҗева. - Бу - шул ук мәктәп системасы була бит инде, диварлары гына башка. Шуңа күрә өйдә генә укыйбыз. Төп игътибарны уку һәм язуга бирәбез. "Дәрес"ләр мәктәптәге кебек 45 түгел, ә 10-15 минут дәвам итә. Иртән торып сәгатькә карыйсы да юк. Соңга калмый бит. Укудан тыш, Самат спорт мәктәбенә - фехтованиегә һәм үзе укыган мәктәпкә бию түгәрәгенә йөри. Көн тәртибен төзегәндә әнә шуларны исәпкә алабыз. Улымның кәефе булганда күбрәк укырга тырышабыз. Балага яңа теманы аңлатам да мөстәкыйль эш бирәм. Ул арада көндәлек мәшәкатьләргә дә өлгерәм. Кирәкле мәгълүматны интернеттан туплыйм". Инглиз телен өйрәтү өчен генә онлайн-дәресләр сатып алырга туры килгән.
Чыгымнар зур түгел, ди әни. Аена 2-3 мең сум акча китә икән. "Мәктәптә ай саен ашарга шул кадәр акча тота идек, - ди хезмәттәшебез. - Аның каравы, гаиләдә укыту яңа мөмкинлекләр ачты. Баксаң, без ияләшкән кысалардан башка да яшәп була икән. Балага да шуны сеңдерергә тырышам. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганчы гаиләдә укытырга исәплибез. Аннары күз күрер".
Әниме әллә укытучымы?
КФУның Психология һәм белем бирү институты доценты Татьяна Шарай сүзләренә караганда, гаиләдә укыту күренеше киң таралуга әллә ни аптырарга кирәкми. "Безгә, укытучы ул - белем җиткерүче, дип өйрәттеләр. Хәзер алай түгел инде. Без балаларны нәрсәгә өйрәтергә тиеш? Әйе, мөстәкыйль рәвештә белем туплау, уку барышында шәхес формалаштыру мөһим. Мәктәптә бу эш белән кем шөгыльләнә? Бу юнәлештә беркем эшләми диярлек. Белем бирү системасы кырысланганнан-кырыслана. Хәзер мәктәпләр төрле рейтинглар өчен эшли. Миңа укытучылар белән дә, тәрбиячеләр белән дә аралашырга туры килә. Беләсезме, алар балалар белән эшләргә вакытлары җитмәүдән зарлана. Чөнки бетмәс-төкәнмәс план тутырырга, хисап тапшырырга кирәк. Шуңа күрә баланың киләчәге турында кайгыртучы әти-әниләр мәсьәләне хәл итү юлларын үзләре эзли башлый. Белем бирү системасындагы, аерым алганда башлангыч белем бирүдәге кризис нәтиҗәсе бу! Тагын 10-20 елдан ничек яшәячәгебез, балаларыбызның киләчәге билгесез. Ә ун ел буе парта артында бушка утырып чыкса? Кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырсак нишләргә? Гаиләдә укытуга күчү - әнә шул сорауларга җавап табарга тырышу нәтиҗәсе", - ди белгеч.
Социаль челтәрләрдә гаиләдә укытуга багышланган сәхифәләр бихисап. Фикерләр дә төрле. Берәүләр әлеге адымны, юләрлек, баланы бозу, дип атаса, икенчеләр исә ул-кызларын мәктәптән алган әти-әниләргә карата соклану хисен яшерми. Биредә "гаиләдәгеләр"гә киңәшләр дә күп.
"Семейноеобразованиеказание.рф" сайтында гаиләдә укытуны сайлаган әти-әниләр берләшә. Кызыклы факт та китергәннәр. Моннан бер ел ярым элек барлыкка килгән әлеге сәхифәдә башта сигез кеше теркәлсә, бүген аларның саны 250дән дә артып киткән. Татарстанда гаиләдә укытуга карата кызыксыну артуны чамалау өчен шушы санга күз салу да җитәдер, мөгаен. "Без әти-әниләргә гаиләдә укыту куркыныч түгел икәнне аңлата алдык", - дип язган сайтны оештыручы Екатерина Чжао.
Гаиләдә укытуның кимчелекле яклары да мәгълүм. Татьяна Шарай улын 1-3 нче сыйныфларда гаиләдә укыткан. "Бер үк вакытта әни дә, укытучы да булу бик авыр, - ди ул. - Бала әнисеннән наз, мәхәббәт, ярдәм өмет итә. Укытучы исә таләпчән, кырыс булырга тиеш. Шуңа күрә бала белән әни арасындагы мөнәсәбәтләр бозылырга мөмкин. Минем өчен әнә шул хәлиткеч булды. Улым хәзер мәктәпкә әйләнеп кайтты. Гаиләдәге кечкенә балаларны кабат үзем укытырга теләмим. Бу - авыр хезмәт. Дөресен әйтергә кирәк, дусларым арасында ныклап торып гаиләдә укыту белән шөгыльләнүчеләр дә җитәрлек".
Психолог әйтүенчә, баланы мәктәптән аеру аңа ничек тәэсир итәчәк, дигән сорауга төгәл җавап юк. Барысы да әти-әниләрнең теләгеннән һәм мөмкинлекләреннән тора. "Бер карасаң, гаиләдә укытканда балага игътибар арта гына, - ди Татьяна Шарай. - Тик өлкәннәр барысын да тиешенчә оештыра алачакмы? Бу - бик күп төрле факторларга бәйле. Мәсәлән, вакыт кирәк. Баланы гаиләдә укыту белән нигездә әниләр шөгыльләнә. Димәк, хатын-кыз йә өйдә утырырга, йә ирекле рәвештә килеп-китеп йөри торган эштә утырырга тиеш. Балага репетитор яллыйсың икән, шунда ук акча мәсьәләсе дә килеп баса". Социаль челтәрләрнең берсендәге онлайн-мәктәптә аерым дәресләр буенча уку аена 6 мең сумга кадәр җитә.
Белемнең сыйфаты мөһим
"Мәктәптә утыз ел эшләү дәверендә даими рәвештә белемемне камилләштерергә, балалар белән эшләүнең тагын да үтемлерәк юлларын эзләргә, ФГОСны өйрәнергә туры килә, - ди Казанның 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе укытучысы Илсөяр Садыйкова. - Яңа стандартлар бездән белемле, зирәк, теләсә нинди хәлдән чыгу җаен таба белүче, ә иң мөһиме эшлекле укучылар тәрбияләүне таләп итә. Ә өйдәге шартларда моңа ничек ирешеп була? Белем бирүнең сыйфаты да мөһим. Бүген мәктәптә әлеге эш тиешле таләпләр нигезендә оештырылган. Дәресләрне программаны белгән һәм билгеле бер дәрәҗәдә белеме булган белгечләр алып бара. Өйдә исә балага социальләшү өчен дә, дисциплинага өйрәтергә дә шартлар юк".
Гаиләдә укыту тарафдарлары арасында, без яңалык ачмыйбыз, ә элек булганга кире генә кайтабыз, дип фикер йөртүчеләр дә бар. Әйтүләренә караганда, әби-бабаларыбыз да өйдә белем алган. Бигрәк тә, дини кануннарны үтәп яшәүчеләр шулай ди. "Гаилә" мәчете имам-хатибы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин сүзләренә караганда, бүген мөселман гаиләләре арасында баласын мәктәптән алу очраклары еш күзәтелә икән, бу - мәктәптә балага тиешле шартлар тудырылмауга гына бәйле. "Ягъни хәләл ризык юк, тәрбиясезлек көчле, мөселман балаларыннан көләргә мөмкиннәр. Ни чарадан бичара, әти-әниләр балаларын үзләре укытырга мәҗбүр була. Дин шулай кушканга эшләнгән әйбер түгел ул. Әти-әни балага беренче белемне җиде яшькә кадәр генә бирә. Аннан соң баланы укытучыга тапшыру хәерлерәк. Бу - дөресрәк була. Чөнки әти-әни барыбер объектив була алмый", - ди дин әһеле.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, гаиләдә белем алучы балаларны мәктәп түгел, ә шәһәр һәм районнарның мәгариф идарәләре оешмалары исәптә тота. Моны мәктәптән китәргә теләк белдерүчеләрнең яки яңадан уку йортына әйләнеп кайтучыларның саны даими үзгәреп тору белән аңлаталар. Бүген республикада 600дән артык бала гаиләдә укый. Өйдән чыкмыйча гына белем алучылар зур шәһәрләрдә күбрәк. Казанда - 210, Чаллыда 85 кеше исәптә тора. Чагыштыру өчен, былтыр әлеге саннар 148 һәм 23не тәшкил иткән. Министрлыкта мондый балаларның укудагы уңышы турында мәгълүмат юк. Хәер, бу хакта сөйләшергә иртәрәктер дә әле. Кыйммәтле вакыт кына кулдан ычкынмасын...
("Ватаным Татарстан", /№ 15, 02.02.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев