“Укол ясаткан, төймә капкан юк!”
Апас районындагы Каратун бистәсендә яшәүче 90 яшьлек Бибисара әби Минһаҗеваның җитезлегенә, үткенлегенә сокланмый мөмкин түгел. Ялгызы яшәвенә карамастан, бар җирендә тәртип, чисталык аның, яшелчә бакчасында бер чүп үләне юк, ишегалды чирәмгә төренгән, өй эчендә дә бар да пөхтә, тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк ата.
Бибисара әбинең хәтер сандыгына ачысы да, төчесе дә тирән уелып язылган. Ул барысын да сәгате, көне белән хәтерли, сугыш елларын гыйбрәт итеп сөйли.
- 4 классны тәмамлаганнан соң, авыру сәбәпле, башка мәктәптә укырга насыйп булмады. Төрле эшләргә кушылдым. Аннан Мөрәле урманында ике ай урман кистем. 17 яшем тулу белән Яшел Үзәнгә хәрби заводка җибәрделәр. Биредә 5 ел станок артына басып корал эшләдек. Көннәр буе аяк өстендә. Өйгә кайтырга да ярамый иде. Вагон түбәләрендә авылга кайттык. Рөхсәтсез поездга утырган өчен дусларымны хәтта кулга алдылар. Бәхетем булгандыр инде, мин котылып калдым, - дип сөйли Бибисара әби.
Сугыш тәмамлана. Ләкин әле җиңел тормыш кояшы тиз генә җылытмый. Бер төркем кызларны Кама Тамагы районының Затон авылына җибәрәләр. Алар арасында Бибисара әби дә була.
- Кызга-малайга бүлеп тормадылар, эретеп-ябыштыру һөнәренә өйрәттеләр. Биредә өч ай хәрби корабльләрдә эретеп-ябыштыручы булып эшләдек. Күпне күрдек. Урагын да урдык, урманын да кистек, гектар-гектар чөгендере дә эләкте. Ләкин эшләп кеше юкка чыкмый икән, шөкер, бүгенге көннәрне дә күрергә туры килде, - ди ул.
Бибисара әби озын гомерле булуның серен хезмәттә, хәрәкәттә күрә. Ул бүген дә тик кенә утырырга яратмый. Кыш көне, арба тартып, карларын түгә, яз җитүгә, бакчасына чыга. Җәй буе яшелчә түтәлләре янында кайнаша. Күбрәк саф һавада булырга тырыша, өйдә утырырга яратмый. Күз тимәсен, 90 яшенә җитеп, аның хастаханәгә барганы, укол ясатканы, дару төймәсе капканы юк икән. Хәтта авыру тарихы да ачылмаган. Сугыш елларында черек бәрәңге, алабута кәтере ашап үскән буын баласы ул, азыкны талымламый: "Нәрсә бар, шуңа канәгать, ни бар, шуны ашыйм. Хәзер инде өстәлдә җәннәт җимешләренә кадәр бар", - ди ул үзе.
Бибисара әбине авылда сабыр хатын-кыз буларак телгә алалар. Ул 25 ел каенана белән яшәгән, якты дөньяны күрү бәхетеннән мәхрүм калган әнисен үзләренә алып килеп тәрбияләгән. Сугыштан бер кулын югалтып кайткан тормыш иптәше белән 62 ел парлы гомер кичергәннәр. Ирен югалтканга да 6 ел вакыт узган. Ләкин Бибисара әби ялгызлыгын сизми. Казанда яшәүче өч кызы, оныклары атна саен авылга кайтып, әниләренең хәлен белә, күчтәнәчләре белән сөендерә.
- Минем кибеткә барып, азык-төлек, кием-салым алганым юк. Аллага шөкер, суыткычым тулы, өстәлем мул, - ди әби, кызлары белән горурланып.
Балалары исә озак итеп әниләре турында җылы сүзләр җиткерде:
- Әни безне үз үрнәгендә тәрбияләде. Ул бик эшчән, кулы бар эшкә дә ята. Без - өч кызына, төн йокламый, күлмәкләр тегеп кидерә иде. Безгә дә чигәргә, тегәргә, бәйләргә өйрәтте. Тегү машинасы әле дә сафта. Күңеле төшкәндә "яшьлек дусты"н алып, яраткан шөгыленә керешә, - диләр кызлары.
Бибисара әби ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар. Матбугат белән дә танышып бара. Газеталарны күзлексез укый. Барын да хәтеренә сеңдереп бара. Җитәкчеләрне дә белә, сәясәтне дә аңлый, илдәге тынычлык өчен шөкрана кыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев